Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы «Сүнмәс йолдызлык» театральләштерелгән тамаша премьерасын әзерли.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы «Сүнмәс йолдызлык» театральләштерелгән тамаша премьерасын әзерли.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы «Сүнмәс йолдызлык» театральләштерелгән тамаша премьерасын әзерли.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы «Сүнмәс йолдызлык» театральләштерелгән тамаша премьерасын әзерли. Музыкаль-шигъри кичә арт-резиденциянең әдәби чараларының дәвамы булачак. Бу юлы резиденция сәхнәсендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр уртасына караган татар мәдәнияты эшлеклеләренең шигырьләре, җырлары һәм романслары яңгыраячак.

«Җиде мәктәп укучысы татар шигърияте тематикасына караган рәсемнәр белән бизәлгән Казан метросының әдәби поездына утырачак. Вагоннан вагонга кергәндә алар Закир Рәмиев, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил һәм башка шагыйрьләр иҗаты белән танышачак. Шигъри поезд машинисты Габдулла Тукай үзе булачак», – дип сөйли режиссер.

Премьера 2 декабрьдә сәгать 17.00дә булачак. «Сүнмәс йолдызлык» музыкаль-шигъри кичәсенә билетларны «Пушкин картасы» буенча да алып була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*