Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында узды.
«Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисади үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда зур хезмәт һичшиксез Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке – көчле, неординар сәясәтче, гаять акыллы һәм җаваплы кешенеке», – дип белдерде Президент.
Бүләкләү турындагы указны Президент узган елның 20 гыйнварында – Минтимер Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән вакытта имзалавын искәртте.
Чыганак: tatar-inform