tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында узды.

«Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисади үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда зур хезмәт һичшиксез Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке – көчле, неординар сәясәтче, гаять акыллы һәм җаваплы кешенеке», – дип белдерде Президент.

Бүләкләү турындагы указны Президент узган елның 20 гыйнварында – Минтимер Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән вакытта имзалавын искәртте.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*