tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XVII Рәшит Ваһапов фестиваленең яңа лауреатларын игълан итәчәкләр
XVII Рәшит Ваһапов фестиваленең яңа лауреатларын игълан итәчәкләр

XVII Рәшит Ваһапов фестиваленең яңа лауреатларын игълан итәчәкләр

17 майда С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында XVII Рәшит Ваһапов фестиваленең гала-концерты булачак.

Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырыла. Максаты – халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, аларны зур сәхнәгә чыгару.

Концертта махсус кунаклар – Рүзил Гатин, Илһам Вәлиев, Рафис Хөснетдинов чакырылган. Шулай ук гала-концертта фестивальнең яңа лауреатларын игълан итәчәкләр.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*