tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Елның иң шәп укытучылары билгеле булды

ВИДЕО: Елның иң шәп укытучылары билгеле булды

Ленин исемендәге мәдәният йортында “Ел укытучысы” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Әзерләнү, йокламыйча үткән төннәр барысы да артта калды. Бүген иң әһәмиятле көн. Бар катнашучылар әлеге исемгә лаек дисәк тә була. Ләкин бәйге шартлары буенча  берсе генә “ел  укытучысы” исемен яулый. Бәйге әзерләнгән хис кичерешләре белән “татар теле һәм әдәбият укытучысы” номинациядә җиңүче – Чулпан Шәрипова бүлеште.

Әлеге бәйге укытучылар өчен бик әһәмиятле. Анда төрле елларда җиңү яулаган укытучылар да килә, тәҗрибә уртаклаша .

Укытучылар укучыларына да белем бирә, үзләре дә бертуктаусыз гыйлем туплый.. Бу бәйгедә алар бер берсеннән тәҗрибә ала. Әлеге бәйгенең максаты да шул дип сөйләде Татарстан Республикасының мәгәриф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Узган ел билгеле сәбәпләр аркасында  “ел укытучы” ларын тантаналы рәвештә котлый алмаганнар иде. Быел күрәсең бик тансыклаганнар , мәдәният йортының залы шыгырым  тулы иде.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*