Кемерово өлкәсенең Кабаново авылында XXIII федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе кысаларында ат чабышлары уза.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе Илья Середюк һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
– Хөрмәтле кунаклар, сезне Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев исеменнән сәламлим. Бүген безгә бөтен Себердән җайдаклар килде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, катнашучыларга җиңүләр телим! – диде Илья Середюк.
– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Татарстан делегациясе исеменнән Кемерово өлкәсе Губернаторына һәм җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Әйе, Сабантуй – татар бәйрәме, әмма бирегә башка милләт вәкилләре дә килә. Бу бәйрәмдә алар үз халкының элементларын да күрәләр . Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Тынычлык, игелек һәм иминлек телим! – дип йомгаклады Васил Шәйхразыев.
Хәзерге вакытта монда ат чабышлары дәвам итә. Ярышларда җиңүче Кузбасс Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.