tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары уза
XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары уза

XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары уза

Кемерово өлкәсенең Кабаново авылында XXIII федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе кысаларында ат чабышлары уза.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе Илья Середюк һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Хөрмәтле кунаклар, сезне Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев исеменнән сәламлим. Бүген безгә бөтен Себердән җайдаклар килде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, катнашучыларга җиңүләр телим! – диде Илья Середюк.

– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Татарстан делегациясе исеменнән Кемерово өлкәсе Губернаторына һәм җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Әйе, Сабантуй – татар бәйрәме, әмма бирегә башка милләт вәкилләре дә килә. Бу бәйрәмдә алар үз халкының элементларын да күрәләр . Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Тынычлык, игелек һәм иминлек телим! – дип йомгаклады Васил Шәйхразыев.

Хәзерге вакытта монда ат чабышлары дәвам итә. Ярышларда җиңүче Кузбасс Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*