Сагындырып кына килгән язларны ямьләндереп, бар табигать яшеллеккә төренгәндә, Урай шәһәрендә “Яхшы күршеләр” дип исемләнгән бәйрәм уздырып җибәрделәр. Шөкер, хәзер халыкның милли аңы уянып килә, чөнки төбәктә оештырылып торган милли-мәдәни чараларның саны юк. Борынгы йолаларны саклап калып, халыкка җиткерү теләге татар оешмасы җитәкчеләренең күңелләрендә дә елдан-ел көчәя килә.
Кунакка йөрешү — борынгыдан килгән матур йола ул. Урай шәһәрендә татар оешмасы активлары якын – тирә шәһәрләрдән килгән кунакларны җылы каршы алды. Бәйрәм кунакларын кунак каршы алу йоласы, милли ашларыбыз белән таныштырды. Биредә табада чыжлап пешкән тәбикмәкне дә, үзенчәлекле итеп бизәлгән чәк-чәкне дә, милли киемле, якты һәм шат йөзле дусларыбызны бергә күрергә насыйп булды.
Чыганак: Татарлар – Сургут