tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урай шәһәрендә “Яхшы күршеләр” дип исемләнгән бәйрәм узды
Урай шәһәрендә “Яхшы күршеләр” дип исемләнгән бәйрәм узды

Урай шәһәрендә “Яхшы күршеләр” дип исемләнгән бәйрәм узды

Сагындырып кына килгән язларны ямьләндереп, бар табигать яшеллеккә төренгәндә, Урай шәһәрендә “Яхшы күршеләр” дип исемләнгән бәйрәм уздырып җибәрделәр. Шөкер, хәзер халыкның милли аңы уянып килә, чөнки төбәктә оештырылып торган милли-мәдәни чараларның саны юк. Борынгы йолаларны саклап калып, халыкка җиткерү теләге татар оешмасы җитәкчеләренең күңелләрендә дә елдан-ел көчәя килә.

Кунакка йөрешү — борынгыдан килгән матур йола ул.  Урай шәһәрендә татар оешмасы активлары якын – тирә шәһәрләрдән килгән кунакларны җылы каршы алды. Бәйрәм кунакларын кунак каршы алу йоласы, милли ашларыбыз белән таныштырды. Биредә табада чыжлап пешкән тәбикмәкне дә, үзенчәлекле итеп бизәлгән чәк-чәкне дә, милли киемле, якты һәм шат йөзле дусларыбызны бергә күрергә насыйп булды.

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*