2017 елдан бирле без кеше кайгысына битараф булмаган, җаваплы һәм максатчан кешеләрне, кече ватаныбызга һәм илебезгә риясыз ярдәм күрсәтүчеләрне хөрмәтлибез һәм рәхмәтләребезне юллыйбыз.
«Волонтер» сүзе инглиз теленнән русчага «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителсә, татарлар бу төшенчәне “риясыз ярдәм” дип атый. Россиядә 20 миллионнан да артыграк волонтер эшләп тора. Чынлыкта, бушлай ярдәм итәргә әзер булган игелекле кешеләр саны күпкә күбрәк.
Бүгенге көндә Самара өлкәсендә генә дә рәсми рәвештә теркәлгән өч йөзләп волонтер оешмалары эшләп килә. Аларның җәмгыятебезгә күрсәткән ярдәме бәяләп бетергесез. Соңгы елларда илебез өстенә өелгән авырлыклар волонтерлар хезмәтенә башка күзлектән чыгып карау һәм бәяләү этәргәче булды. Коронавирус вакытындагы изоляция, Украинада башланган махсус хәрби операция Россия халкын берләштерде, бәлагә тарган кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр санының чынлыкта күбрәк булуын дәлилләде.
Бигрәк тә махсус операция башланган көннәрдә кем нәрсә белән ярдәм итә ала, шулай булышты. Гуманитар ярдәм акцияләренә яше дә, карты да кушылды. Өлкәбезнең Шенталы, Елховка, Кошки, Камышлы, Похвистнево районнары авылларында яшәүче “Көмеш волонтерлар”, солдатларга кием-салым тегеп, беренче кирәк-яраклар җыеп, машиналар, квадрокоптерлар сатып алып, җылы оекбаш һәм бияләйләр бәйләп, маскировка челтәрләре үреп, хәтта, туган йорт җылысын тойсыннар дип, догалар, моңлы җырлар көйли-көйли, токмач кисеп һәм киптереп җибәрделәр. Ватаныннан, якыннарыннан еракта, искиткеч авыр шартларда дошманга каршы көрәшүче солдатларыбыз өчен бу чиксез зур ярдәм, әлбәттә. Ә иң мөһиме – посылкалар белән бергә солдатларга ватандашларының күңел җылысы һәм изге теләкләре дә барып җитә.
Волонтерлар сафына кушылу өчен Хәйрия үзәкләренең берсенә волонтер булып теркәлергә яки авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә башларга мөмкин. Мәсәлән, үзегезгә кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ташламаска, ә мохтаҗларга бирергә була. Хәтта күршеңдә яшәүче өлкән яшьтәге кешегә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтсәң дә, үзеңне волонтер дип атый аласың.
Волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге белән президент Владимир Путин да кызыксынып тора, иң-иң активларны бүләкли һәм мактаулы исемнәр бирә. Киләсе елның 1 гыйнвареннан волонтерларга ярдәм күрсәтү законы да гамәлгә кертеләчәк. Алар медицина тикшерүен үтү һәм белем алу өчен компенсация ала алачаклар. Җирле хакимиятләр дә волонтерларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш булачаклар.
Волонтерлыкка укып та була. Яшьләрне бу эшкә җәлеп итү – «Патриотик тәрбия» федераль проекты бурычларының берсе ул. Өлкәбезнең күп мәктәпләрендә дә волонтер отрядлары эшләп килә. Укучылар экология һәм хәйрия акцияләрендә, авыл һәм шәһәр күләмендә узган иҗтимагый һәм мәдәни чаралар оештыруда катнашалар, ялгыз яшәүчеләргә, мохтаҗларга, ятимнәргә булышалар. Әлеге хәрәкәт, бер яктан, җәмгыять өчен файдалы булса, икенче яктан, яшьләргә дөрес тәрбия бирү өчен кирәк. Балачактан ярдәмчел, тырыш, җаваплы булып үскән яшьләребез кулында булганда гына киләчәгебез өметле булачак.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы