tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанга сәфәре барышында, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Очрашуда Васил Шәйхразыев Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга оештырылган чараларга нәтиҗә ясады һәм Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшләре турында мәгълүмат бирде. Милли Шура рәисе Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылын торгызуда Диния нәзарәтләренең зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

-Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024 ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул тарафтан бүген Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә  “Сез белмәгән Атнабай” китабын бүләк итте.

Шулай ук очрашу барышында  2024 елда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы һәм Изге Болгар җыены турында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*