Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Димитровград шәһәре татар автономиясенең 25 еллыгына багышланган тантана узды

ВИДЕО: Димитровград шәһәре татар автономиясенең 25 еллыгына багышланган тантана узды

Узган гасыр азагында милли автономияләр оештыру турында федераль закон кабул ителгәч, илебездә беренчеләрдән булып татар милли-мәдәни автономиясе Ульяновск өлкәсендә теркәлә. Шул ук елны өлкәнең икенче зур шәһәре Димитровградта да татарлар үзара берләшеп җирле автономияне оештыралар. Еллар дәвамында алар тырышлыгы белән шәһәрдә татар мәктәбе ачыла, Габуллла Тукайга һәйкәл куела,спорт комплексында көрәш секциясе , ә мәдәният йортларында сәнгать түгәрәкләре эшли башлый… Болар һәм башка шундый эшләрнең барысы хакында да Димитровград шәһәре татар автономиясенең 25 еллыгына багышланган тантанада кабат сөйләделәр һәм әлеге эшләрнең башында торган шәхесләрне искә алдылар. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*