tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташыбыз турында китап
Якташыбыз турында китап

Якташыбыз турында китап

Төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Йосыф Акчураның Россиядә яшәгән чоры турында фәнни хезмәт бастырып чыгарды. Әлеге басма «Йосыф Акчура һәм Русия төркичелеге» дип атала.

Галим Йосыф Акчураның бүгенгә хәтле киң аудиториягә беленмәгән якларын ачкан. Әсәрдә мәрхүм милләттәшебезнең автобиографиясендәге кызыклы һәм гыйбрәтле моментлар, Сембер, Казан, Петербург, Баһчасарайдагы иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге документаль нигездә яктыртылган. Китапка кереш сүзне Йосыф Акчураның оныгы – атом физигы Йосыф Җивәләкоглу язган.

Тарих профессоры Әхмәт Канлыдәрә хезмәтендә бүгенгә чаклы күләгәдә калган «Tek-Esin» фонды һәм Йосыф Җивәләкоглуның шәхси архивы материалларыннан, галим Яхъя Кемаль Таштан архивындагы чорның вакытлы матбугатыннан файдаланган. Шулай ук Акчура нәселенең Сембердәге метрика дәфтәре, Кырымда чыккан «Тәрҗеман» газетасы архивлары да авторның күз уңында тотылган.

«Йосыф Акчура турында күп санлы мәкалә, китап һәм фәнни хезмәтләр язылды. Алар арасында күптән язылган ике диссертация бүген дә зур әһәмияткә ия. Аларның беренчесе – Дэвид С.Томасның «Йосыф Акчураның тормышы һәм фикерләре” (Монреаль, 1976)» фәнни хезмәте, ул нәшриятта басылып чыкмаганлыктан артык беленми. Икенчесе – күренекле француз галиме Франсуа Джорджон язган «Төрек милләтчелегенең килеп чыгышында – Йосыф Акчура» (Париж, 1980). Бу хезмәтләрнең барысында да Йосыф Акчураның Төркиядәге тормышы, эшчәнлеге тикшерелгән, әмма аның 1903-1919 еллар арасында Казан, Мәскәү, Петербург, Кырымдагы актив эшчәнлеге тирәнтен якыртылмаган, анализланмаган. Мин шул җитешсезлекне бетерүне максат итеп куйдым», – ди галим Әхмәт Канлыдәрә.

Автор 448 битлек китабында Йосыф Акчураның иң якын дусты Әхмәт Фәрит Тәк (Төркия Җөмһуриятенең 1923-1924 елларда беренче тышкы эшләр министры, Төркиянең Лондон, Варшава, Токио бөекилчесе) белән мөнәсәбәтләре, алар арасында язышкан хатлар аркылы Акчураның кешелек сыйфатларын күзалларга мөмкинлек биргән.

Китапта Йосыф Акчураның шәҗәрәсе, Истанбул хәрби училище аттестаты, Парижда белем алган уку йортының дипломы фотосурәт буларак тәкъдим ителгән. Шулай ук татар тарихы өчен әһәмиятле фотографияләр урын алган. Акчура ясаган 1800-1920 еллар арасында татар зыялылары белем эстәгән илләрнең картасы да кушымта буларак бирелгән. Әсәрнең соңгы өлешенә Әхмәт Канлыдәрә белән Йосыф Җивәләкоглу (Йосыф Акчураның кызы табибә Өлкәннең улы) арасында корылган бай эчтәлекле, гамьле әңгәмә урнаштырылган.

Рушания АЛТАЙ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*