tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең  яңа басмасы
Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең  яңа басмасы

Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенең  яңа басмасы

«Коран. Перевод смыслов и комментарии» китабын «Мәдинә» нәшрияте бастырды

Хезмәтнең авторы Иман Валерия Порохова. Мәрхүмәнең Коръән мәгънәләренең беренче тулы тәрҗемәсе 1995 елда дөнья күргән иде һәм ул Ислам динен кабул иткән хатын-кыз тәрҗемә кылган беренче хезмәт булды.

«Мәдинә»нең баш мөхәррире, профессор Дамир Мөхетдинов әле гает көнне китапны Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдингә тәкъдим итте. Китап «Коран в России» сериясендә чыккан 18 нче басма. Кереш сүз авторы мөфти үзе.

Порохованың әлеге хезмәтен нәшрият йорты 2022 елда Исламның 1100 еллыгына багышлап бастырган иде, элеккеге басмалардан аермалы буларак анда тәрҗемә авторының искәрмәләре һәм комментарлары кертелмәде.

Яңа 2024 елгы басма Абдулла Йосыф Али тәфсире үрнәгендә әзерләнгән, анда Коръәннең гарәпчә тексты китерелә һәм янында русчага тәрҗемәсе килә. Мондый алым китапны киң катлам укучыларга адресларга мөмкинлек бирә.

Басма нәзарәтнең 30 еллыгына һәм МИИның 25 еллыгына багышлана.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*