tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме узды
Казанда Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме узды

Казанда Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме узды

Бүген, 15 апрельдә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме узды.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина, танылган язучылар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Мәрасим Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның шагыйрь рухына багышлап Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Соңрак сүз җыелган кунакларга тапшырылды. Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле истәлекләр, шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*