tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү Ислам институты студентлары Нижгар төбәгенең татар авылларында практика узды
Мәскәү Ислам институты студентлары Нижгар төбәгенең татар авылларында практика узды

Мәскәү Ислам институты студентлары Нижгар төбәгенең татар авылларында практика узды

Рамазан ае дәвамында Мәскәү Ислам институты студентлары Нижгар төбәгенең татар авылларында практика узды.

Уку-укыту процессының каникулга тиң әлеге өлеше турында аларның фикерләрен өлкәдәге татар “Туган як” газетасы да язып чыккан.

Түбән Новгород өлкәсендә хәзер 62 мәчет эшли, кайбер татар авылларында берничә Аллаһ йорты бар. Мәсәлән, якташыбыз көнчыгыш белгече, теолог Хөсәин Фәизханов туган Сафаҗайда – 5 гыйбадәтханә. МИИ шәкертләре галимнең каберен зиярәт кылып, Коръән аятьләре укып, аның рухына догалар багышлаган.

Институт проректоры Тимур Фәхретдинов: “Студентларга имам янында булу, ул башкарган бар эшне эшләп карау, бар йолаларда катнашу бурычы куелды”, – диде.

Шәкертләр исә чыннан да, практикаларын максимум рәвештә мәчет тормышына чумып үткәргән: намазлар укыткан, Коръән укыган, дога кылган, дәресләр биргән, мәҗлесләрдә катнашкан, мәет юган, кабер казыган, мәчетләрне җыештырган һ.б..

Мәхәлләдәгеләр шәкертләрне яратып калган, ә алар үзләре тәҗрибә белән беррәттән, рухи яктан баеп, гыйлемгә тагын да дәртләнеп кайткан.

Проректор студентларны җәй айларында да шулай мәхәлләләргә практикага җибәрергә ниятләүләрен әйтте. “Динебездә гыйлем китаптан укып кына алынмаган, ул шулай менә тәҗрибә белән остаздан шәкерткә бирелгән. Без бу горефне югалтырга теләмибез”, – диде.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*