5 июньдә Самараның «Нур» мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнү буенча җәйге курслар эшли башлады. Балалар биредә дин нигезләрен дә өйрәнергә, күңелле ял итәргә дә өлгерәчәкләр.
Лагерьда 7 – 12 яшьтәге 80 бала ял итәчәк. Шунысы мөһим: малайлар һәм кызлар аерылган. 5 – 16 июньдә – малайлар, 19 – 27 июньдә кызлар киләчәк.
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин балаларны җәйге каникуллар башлану уңаеннан котлап, биредә аларга тәртипле һәм тыңлаучан булу, мөмкин кадәр күбрәк белем туплау, бигрәк тә динебез таләп иткән әдәп һәм әхлак төшенчәләрен үзләштерү мөмкинлекләре ачылачагын билгеләп үтте һәм, әлбәттә, яңа дуслар табарга теләде.
– Биредә алган белемегезне бер Аллаһыбызга табыну өчен кулланыгыз. Ул тормышыгызда кирәк булачак. Бирегә алып килгән ата-аналарыгызга, сезгә рухи ризык бирергә тырышканнары өчен, рәхмәтлебез. Отып калган һәр сүзегез, һәр хәрефегез өчен Аллаһының рәхмәте булачак сезгә. Аллаһы да, әти-әниләрегез дә сездән разый булсыннар, – дип үгет-нәсыйхәтләрен бирде хәзрәт.
Исегезгә төшереп үтәбез: региональ Диния нәзарәте идарәсе әлеге курсларны егерме елдан артык оештырып килә. Имамнар җитәкчелегендә балалар җәйге лагерьларда гарәп алфавитын, ислам дине тарихын, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнәләр. Ял иткән арада алар рухи яктан да үсәләр, физик яктан да ныгыйлар. Быелгы курслар Самараның Җәмигъ мәчетендә 5 – 23 июньдә үтәләр.
Чыганак: газета “Берәмлек”