tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа дулкын» кичәсе 14 декабрь көнне узачак
«Яңа дулкын» кичәсе 14 декабрь көнне узачак

«Яңа дулкын» кичәсе 14 декабрь көнне узачак

14 декабрь көнне кичке 19:00 сәгатьтә Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге «Калеб» яңа буын җыены яшь шагыйрьләр иҗатына багышланган «ЯҢА ДУЛКЫН» кичәсенә чакыра.

«ЯҢА ДУЛКЫН» проектының төп максаты – әдәбият мәйданына килгән яңа шагыйрьләрне бергә туплап, укучыга бер буын итеп тәкъдим итү. Быелгы буында: Миләүшә Гафурова, Лилия Низамова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Нияз Мөбарәкҗанов, Алинә Хәбибуллина, Ильвира Галимуллина, Энҗе Хөсәенова, Сәрбиназ Шәйхелова һәм Зөләйха Камалова. Алар 21 сентябрьдә 24 автор арасыннан «Яңа дулкын» проекты өчен 13 кешелек казыйлар шурасы тарафыннан сайлап алынды. Кичәне әзерлиләр: Гөлчәчәк Шәйхетдинова һәм Миләүшә Гафурова.

“Яңа дулкын” әдәбиятка яңа исемнәр эзләүче проект. Анда 35 яше тулмаган һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар. “Яңа дулкын” яшь шагыйрьләрне табу, аларны үзара таныштыру һәм иҗатларын укучыларга җиткерү максатыннан 2010 елдан башлап уздырыла. Ул елда  “Дулкында” Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева белән танышкан булсак, Камал театрының кече сәхнәсендә узган 2016 елгы “Дулкын”нан – Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Гөлүсә Шиһапова һ.б. беләбез.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*