tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды
ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды

ТатЦИК җитәкчесе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды

13 декабрьдә Теләче районы Айдар авылында 1921 — 1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рәүф Сабировның исемен тарихка кертү һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан мемориаль таш ачылды.

Таш кешелек тарихындагы репрессия чоры вакыйгаларына якты истәлек калдыру йөзеннән Рәүф Сабировның туганы Замир Петров һәм аның гаиләсе көче белән куелган.

Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов туганын онытмаган Замир Петров һәм аның гаиләсенә, авыл халкында рәхмәтен белдерде. «Аның фаҗигале ачы язмышы халык хәтерендә мәңге калыр. 27 яшендә республиканы җитәкләгән кеше ул. Безнең арага ул бүген мәһабәт мемориаль таш белән әйләнеп кайтты», — диде ул.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма директоры Замир Петров әйтүенчә, ташка репрессия корбаннары исемнәре дә язылган. «Теләк бер әйбер, аны тормышка ашыру — ниятләгән эшебезнең нәтиҗәсе», — диде ул.

«Халыкка кайтарылган исем» китабы авторы Гөләндәм Давыдова Рәүф Сабировны онытылган шәхес дип атады. «Татарстан Үзәк Башкарма комитетында 1920-1937 елларда эшләгән җиде рәиснең бишесе репрессияләнә, дүртесе атып үтерелә. Без аларны нинди югарылыкка күтәрдек соң? Шушы әйдаманнарыбыз истәлегенә истәлек такталары ачуны дәвам итәсе иде», — диде ул.

«Рәүф Сабировны очраклы рәвештә генә белдем. Сугышта катнашкан, анда һәлак булган кешеләрне эзләгәндә таптым. Мамадыштагы архив янган, күп әйбер юкка чыккан. Ике ел эшләү дәверендә шактый күп материал табылды», — диде Гөләндәм Давыдова.

Рәүф Сабиров 1921-1924 еллардагы ачлык вакытында җаваплы хезмәткәр, китапта аның Татарстанны ачлыктан алып чыгуы сурәтләнелә, ачлыктан интегүчеләрдән ярдәм Үзәк комиссия, ачлык нәтиҗәләрен белдерү дә аңа йөкләнә. «Ачлык еллары турындагы хезмәтләрдә аның эшчәнлеге түгел, хәтта фамилиясе дә телгә алынмаган», — ди китап авторы.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*