tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге остасы
Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге остасы

Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге остасы

Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге остасы, Самараның «Алтын энә» ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова бернинди эштән дә курыкмый. Милли киемнәр тегү, мамык шәлләр бәйләү, сөлгеләр һәм изү-калфаклар чигү — аның яраткан эше. Ул теккән милли һәм зәвыклы заман киемнәренең исәбе меңнән дә артып киткән инде.

Иҗатка илткән юл

Гөлнара кечкенәдән кул эшләре белән кызыксына. Бу аңа гомере буе Ырынбур шәлләре бәйләү остасы булган әбисеннән күчкәндер, диләр. Башта ул әбисенең эшләгәнен карап-күзәтеп торган, аннары үзе дә өйрәнеп, бик оста иттереп шәл бәйли башлаган.

– Шәл бәйләү — зур тырышлык һәм пөхтәлек таләп итә, — ди оста. — Мамык кәҗәсен тараганда ук йонын ка-тышмалардан, чүп-чардан арындыра башлыйлар. Җеп эрләгәндә дә, бәйләгәндә дә бик игътибарлы булырга кирәк, кылы калса, ул шәлнең сыйфаты булмый инде. Әбинең күз иярмәслек тизлектә бәйләвен күзәтү, нечкә генә җептән үтәкүренмәле искитмәле матур һәм зур шәл килеп чыгуы бик гаҗәп булып тоела иде. Үзем бәйли башлагач та, әби-ем өйрәткәннәрне гел истә тотып эшләргә тырыша идем…

5 яшендә үк Гөлнара шәл бәйләргә өйрәнә һәм буш вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Ә мәктәп елларында тегү белән дә мавыгып китә. Нәни кызчык башта үзенең курчакларына матур-матур күлмәкләр тегә башлый. Шулай итеп, аның курчаклары өчен киемнәр коллекциясе барлыкка килә. Үсә төшкәч, яшь тегүче үзенә дә нәрсә дә булса тегеп карарга тели, ләкин моның өчен аның иң төп инструменты — тегү машинасы булмый. Кызының мавыгуын һәм сәләтен күргән әнисе Гөлнарага алтынчы сыйныфта укыганда ук иң яхшы булып саналган «Чайка» тегү машинасы сатып ала.

– Өйгә очып кайтып, тизрәк тегү машинасы артына утыру, тизрәк тегә башлау теләге тәнемне уттай яндыра иде. Ул бәхетле көнем әле дә хәтеремдә, — дип искә ала Гөлнара.

Шуннан бирле кыз тегү машинасыннан аерылмый. Башта салфеткалар, шикәр яки ярма капчыклары тегә. Үсмер кыз булып җитешкәч, киемгә кытлык булган чорда әнисеннән ак җитен җәймә сорап ала да үзенә озын балаклы шорты тегеп кия.

– 14 — 15 яшемдә мин инде мәктәптә зәвыклы һәм заманча киенүче кыз булып санала идем, барысы да миңа кызыгып карый иде. Бөрмәле итәкләрем, чалбар һәм блузкаларымны барысын да үзем тегә идем, — дип сөйли оста.

Тора-бара ул дус кызларына да тегә башлый, сәүдә училищесында укыганда да яраткан шөгыленнән аерылмый. Ки-яүгә чыгып, балалары тугач, ул инде балаларына чигешле һәм челтәрле матур киемнәр тегә. Тегүчелек – аның призваниесе икәнлеген аңлагач кына, җиңел сәнәгать техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Ике уку йортында алган белеме ателье ачкан вакытта бик тә кирәк булып чыга.

Тарихка кагылып үтик

Быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Алтын энә» ательесына килеп кергәч, аптырам калдым. Башта бу музеймы әллә, дип уйлап куйдым. Милли киемнәр, түбәтәйләр, төрледән-төрле чиккән яулыклар һәм алъяпкычлар, мамык жилетлар, ялт-йолт итеп торган никах сөлгеләре белән бизәлгән остаханә икәнен тиз генә абайлап та булмый. Диварлары милли орнаментлар белән бизәлгән зур булмаган бинага беренче мәртәбә кергән кешенең күзләре камаша.

– Беренче мәртәбә милли татар костюмнарын мин 15 ел элек “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию коллективы өчен теккән идем, — дип искә ала Гөлнара. — Күп еллар үтсә дә, ул костюмнар әле өр-яңа кебек күренә. Мин үз эшемә бик җаваплы карыйм һәм кием тегү өчен һәрвакыт сыйфатлы тукымалар кулланам. Безнең ательега еш кына Халыклар дуслыгы йортындагы башка милли оешмалар вәкилләре, шулай ук төрле районнардагы җыр һәм бию коллективлары мөрәҗәгать итәләр. Мин татар милли костюмнарын гына түгел, башка милләт костюмнарын тегү эшенә дә бик теләп алынам, чөнки миңа Россия халыкларының традицияләрен өйрәнү кызыклы.

Безнең героиня фикеренчә, милли кием кигән кеше тарихка кагыла һәм үз халкы белән рухи элемтәне торгыза ала.

– Миңа костюмның һәр элементы кызыклы. Бервакыт татар мәктәбенең «Мирас» музее өчен крестьян кием-нәре тектек. Без энциклопедияләрдән, махсус китаплардан гади халыкның нәрсә киеп йөрүләрен өйрәндек. Хәтта эчке киемнәренә кадәр. Борынгы тукымаларны эзләп таптык һәм костюмнарның һәр детален җентекләп баш-кардык. Шулай ук борынгы шәһәрләрдә яшәгән ир-ат һәм хатын-кыз костюмнары да тектек. Бер милли костюм тегү өчен, уртача, бер айдан өч айга кадәр вакыт кирәк.

Безнең ательеда һәрбер заказга аерым караш. Конвейер кебек меңләгән костюм тегүче ательелар да бар, әлбәттә. Әмма безнең кул астыннан эксклюзив, кабатланмас әйберләр килеп чыга. Мин һәрбер костюм өстендә уйланам, бу кешегә нәрсә килешә төшә дип, төрле вариантлар уйлап чыгарам. Иртәнге 4тә уянып, нинди дә булса детальне ничегрәк эшкәртергә икән, дип уйланып яткан чакларым да була. Кыскасы, һәр костюмга җан җылымны кертмичә калмыйм, — дип сөйли Гөлнара ханым.

Һәркемнең зәвыгына туры килә

«Алтын энә» — киң спектрлы остаханә ул. Гөлнара Насыйрованың ярдәмчесе Алсу Баязитова да бик тырыш кыз. Алтын куллы тегүчеләр заказ бирүченең теләсә нинди теләген тормышка ашырырга әзер. Биредә кием тегү, ремонтлау, зиннәтле тире эшләнмәләрен реставрацияләүне дә бик оста итеп башкаралар.

– Минем клиентлар арасында укытучылар, табиблар һәм хәтта стилистлар да бар. Алар бирегә югары сыйфатлы һәм беркемдә дә булмаган кием эзләп киләләр. Гадәти булмаган заказлар да очрый. Мәсәлән, бервакыт “Ждун” рәвешендә зур гына пуфик тегәргә туры килде, — дип көлә Гөлнара.

Кечкенә генә бинада теләсә нинди хыялны чынга ашыру өчен барысы да бар. Монда профессиональ тегү машинала-ры дисеңме, оверлоклар дисеңме… Күпсанлы тартмаларда төрле тукыма, җеп, энә-каптыргычлар һәм башка кирәк-яраклар саклана. Шулай ук остабикәнең беренче адымнарын хәтерләткән «Чайка» да үзенең лаеклы урынын тапкан.

Гореф-гадәтләрне саклап

Остабикә татарча да бик матур итеп сөйләшә. Ул үзенчәлекле мәдәният сөюче ата-бабаларының гореф-гадәтләрен кадерләп саклый һәм аларны милли киемнәрдә гәүдәләндерә, чигүле бизәкләр төшереп бизи. Моннан берничә гасыр элек татар кызлары нәкъ менә шулай киенгән, дип җәеп-җәеп күрсәтә.

– Менә бу баш киемен һәм хаситәне «Татар чибәре» конкурсы өчен махсус тектек. Бу әйберләр Казан патшабикәсе Сөембикә образы буенча эшләнде. Шулай ук биредә кыз сорарга килү йоласында кулланыла торган “Бал һәм май” сөлгесе тәкъдим ителә. Шулай ук никахка дип әзерләнгән ике казны бизәү өчен бик матур милли киемнәр дә бар, — дип елмая оста.

Гөлнараның алтын куллары теккән кием-салымнарны һәм бизәнү әйберләрен көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә киеп йөрергә була. Талант иясенең уникаль эшләнмәләре күп тапкырлар күпсанлы күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә һәм форумнарда күрсәтелде. Моннан тыш, остабикә төрле мастер-класслар үткәрә, анда балалар һәм әби-әниләр калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Гөлнараның кече кызы Алсуга да әнисенең иҗади җаны күчкән, ахыры. Ул гаҗәеп матур каптырмалар ясый.

– Безнең эштә күңелең һәм кулың ятмаса, бернәрсә дә барып чыкмый. Әгәр акча өчен генә эшләсәң, күңел кырыслана, эшнең яме кача, — ди хуҗабикә. — Бүлмәбез нибары 17 квадрат метр булуына карамастан, клиентлар: «Сездә бик уңайлы һәм зәвыклы» дип әйтәләр. Бу сүзләре күңелемә май булып ята, бүлмәбез киңәеп, яктырыбрак киткән сыман тоела. Ательены ачканда бер өстәл, ике тегү машинасы һәм бер үтүк кенә бар иде. Ун ел эчендә барысы да булды, Аллага шөкер. Яныма килгән кешеләр үзләрен яхшы хис итәләр икән, минем өчен бу бик мөһим.

Киләчәктә Гөлнара ателье бинасын киңәйтү, милли костюмнар күргәзмәсе оештыру турында хыяллана.

Җәмилә Шәрифуллина

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*