tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа шәһәр мәхәлләсендә – Мәүлид бәйрәме
Яңа шәһәр мәхәлләсендә – Мәүлид бәйрәме

Яңа шәһәр мәхәлләсендә – Мәүлид бәйрәме

Ульяновск өлкәсе Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсе мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Хәзер инде традициягә кергән күркәм мәҗлестә шәһәр имамнары, мәхәллә һәм җирле татар автономиясе активистлары, милли һәм дини эшләргә ярдәм итүче эшмәкәрләр, хакимият вәкилләре катнашты.

Мөхтәрәм дин әһелләре – Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов һәм шәһәрнең Ак мәчете имам-хатыйбы Зариф хәзрәт Зудин Мәүлид аеның әһәмияте, аны киң күләмдә билгеләп үтү кирәклеге турында вәгазь сөйләделәр. Алар җир йөзендә яшәүче ике миллиардка якын мөселманның олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган Мөхәммәд (с.а.в.с.) Пәйгамбәрнең тормыш юлы белән дә таныштырып үттеләр һәм милләттәшләребезне аңардан үрнәк алып яшәргә өндәделәр. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү, аның байрагы астына басу мөмкинлегенә ия булу өчен Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк, диде Зариф хәзрәт. Ә Рәсүл хәзрәт туксанынчы елларда ата-бабаларыбыз зур тырышлык куеп төзегән мәчетләрдә хәзер татарларның аз булуы, намазларга күбрәге мигрантлар йөрүе турында борчылуын җиткерде.

Җирле татар автономиясе һәм мәхәллә җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов соңгы арада башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Татар йортыбыз – милли музеебыз уңышлы гына эшләп килә, анда экспонатлар һәм карарга килүчеләр саны арта бара, диде Рафаэль хаҗи. Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов һәм Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов тынгысыз йөрәкле Рафаэль Назмутдинов җитәкчелек иткән мәхәллә эшчәнлегенә соклану белдерделәр. Милләтебез һәм динебезнең киләчәге турында борчылып яшәүче Рафаэль Әмин улы традицион исламны җәелдерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерү максатында бик күп көч куя, диде Руслан әфәнде.

Имамнар Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыганнан соң, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп дога кылдырдылар. Шулай ук сөекле Пәйгамбәребезне олуглап салаватлар әйтелде. Аллаһы Раббыбыз Рәсүленең тормыш юлы, яшәү рәвеше, рухи-әхлакый сыйфатлары чагылган әлеге салаватлар мәҗлестә катнашучыларның күңелләрен вә калебләрен сафландырды.

Күркәм бәйрәм “Ак калфак” оешмасының уңган аш-су осталары тарафыннан әзерләнгән чәй табыны белән тәмамланды.

И.Хасибов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*