Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле татар галиме, язучы Гали Рәхимгә истәлек тактасы ачылды. Бу чара Гали Рәхимнең тууына 130 ел булуга багышланган иде.
Шиһабетдин Мәрҗани исмендәге Тарих институты директоры Радик Салихов бу шәхескә әле дә тиешле бәя бирелмәвен әйтте.
«XX гасыр башында ул татар мәдәнияте һәм фәне өмете була. Гали Рәхим бай гаиләдә туа, сәүдә юнәлеше буенча белем ала, әмма бөтен гомерен татар тарихы, әдәбияты, мәдәниятына багышлый. XX гасыр башында ул алдынгы татар язучы булып санала», – дип сөйләде ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, Гали Рәхим – татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе.
«Беренче драма әсәрләре белән танылганнан соң, ул әдәби тәнкыйтькә, әдәбият фәненә килә. 1920 нче еллар башында тарихчы Газиз Гобәйдуллин белән берлектә «Татар әдәбияты тарихыннан материаллар» дип аталган җыентык әзерли. Ул татар әдәбиятын яңача өйрәнү концепциясенә нигез салучыларның берсе булып таныла. Без бүген дә аның хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез», – дип сөйләде ул.
Яңа Татар бистәсе зиратын өйрәнгән тарихчы Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, Гали Рәхим кабер ташларын өйрәнгән булган. Бу зиратта язучының әнисе һәм бабасы да җирләнгән.
«Гали Рәхим алтмыштан артык кабер ташын өйрәнгән. Казан ханлыгы чорындагы ташларны өйрәнү ул заманда батырлык булып саналган. Ул башкаларның игътибарын тарихка җәлеп итәргә тырышкан. Без ул өйрәнгән кабер ташларын күрдек, аларның язулары юкка чыккан. Вакытында өйрәнеп калуы зур файда булды», – дип сөйләде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова сүзләренчә, Гали Рәхимнең иҗатына мөрәҗәгать итүчеләр яшьләр арасында да бар.
«Аның зур мирасы калмаган, әмма һәр эше тирән мәгънәгә ия. Аның хикәяләрен үрнәк итеп күрсәтергә була. Соңгы елларда аның иҗатына игътибар артты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган бәйгедә Лилия Гыйбадуллина аңа багышланган поэмасы белән беренче урын алды», – диде ул.
Чараны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды. Соңыннан зират хезмәткәре Роберт хәзрәт Вәлиев Гали Рәхим рухына дога кылды.