tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иваново шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре үтә
Иваново шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре үтә

Иваново шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре үтә

Иваново шәһәрендә ике ел дәвамында тукталып торган татар теле дәресләре янәдән башланып китте. Бу хакта Иваново шәһәре «Ак калфак» җитәкчесе Гөлнара Шакирова хәбәр итте.

«Татар теле дәресләрен балалар зарыгып көтеп алды. Алар тел белән кызыксынуны югалтмаган. Тагын шунысы сөендерә: татар телен өйрәнүчеләр арасында татар гаиләләрендә генә үскән балалар түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бар», – диде Гөлнара Шакирова.

Быел беренче дәрес халыклар бердәмлеге көненә багышланган булган. «Мин балаларга татар телен белгән очракта кайсы ил вәкилләре белән аралашып булганын сөйләдем», – диде «Ак калфак» җитәкчесе.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*