tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңарыш” очраштырды
“Яңарыш” очраштырды

“Яңарыш” очраштырды

Күптән түгел редакциягә бик матур эчтәлекле хат килде. Авторы — Зөлфия ханым. Аның әтисе Марс Нәҗип улы турында язган хаты әтисенә карата хөрмәт, рәхмәт , ярату хисләре белән сугарылган. Безнең күпчелегебез әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтле булсак та, аларның ярдәмен, хәер-фатихасын тоеп яшәсәк тә, исән чакларында рәхмәтләребезне җиткереп, сөендереп калырга ашыкмыйбыз. Ә Зөлфия ханым күңеленнән чыккан бар җылы хисләрен әтисенә җиткерә алган. “Бик матур, тату гаиләдер бу”, — дип уйладым хатны укый-укый.

Язма азагында түбәндәге мәгълүматны укып, тагын да гаҗәпкә калдым. “Әтиемнең бертуган энесе Малик Нәҗипов “Яңарыш” газетасында эшләде, мәкаләләр, шигырьләр язды”, — дигән автор.

Хатирәләр, хатирәләр…
Малик Нәҗипов! “Яңарыш” газетасын күп еллар яздырып алучыларга яхшы таныш булырга тиеш бу исем. Зур иҗади сәләткә ия, кешеләргә чиксез ихтирамлы, тыйнак Малик абыйны редакциягә килеп йөрүче һәркем хөрмәт итте. Аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре Малик абый белән бәйле хатирәләрне бүген дә булса яңарталар. Бик нечкә күңелле, хисле, өстәвенә шаян да иде ул. Мин дә — Малик абыйны хөрмәт итеп, сагынып искә алучыларның берсе, җитмәсә якташы, райондашы. Шуңа да, Малик абыйның бертуган энекәшенең Ижау шәһәрендә яшәвен белү белән, шәхсән аның белән очрашып танышырга уйладым.

Кайчак бу тормышта танышулар, очрашулар ниндидер могҗизага тиң сыман. Марс абый белән очрашу өчен аның эш урынына юл тотканда, хәтеремдә Малик абый белән танышу мизгелләре яңарды. Миңа ул вакытта 16 гына яшь иде. Ижау педагогия көллиятенә укырга кереп йөргән вакытлар. Имтиханнардан буш бер көнне, мәктәп елларыннан бирле газеталарда басылган язмаларымны туплап барган папкамны күтәреп, беренче тапкыр “Яңарыш” редакциясенә киттем. Монда мине бик ачык каршы алдылар. Бер-бер артлы сораулар бирделәр, минем Башкортстанның Тәтешле районнан икәнемне белгәч, “Монда бит синең якташың, райондашың эшли”, — дип, Малик абый янына алып керделәр. Малик абый бик ачык кеше булып чыкты.

Танышканнан соң, папкадагы шигырьләремне игътибар белән укый башлады. “Бу бит безнең район газетасы, мин бит монда эшләп киттем!” – дип, горурлык хисләре белән һәр газетаны кочак­лардай булып актарды якташым. Бермәлне моңа кадәр кәефле генә елмаеп шигырь укып утыручы Малик абыйның күзләре яшьләнде. “Сеңелем, мөмкинме, мин бу газета битен алып торам, хәзер керәм, яме”, — дип, бүлмәдән үк чыгып китте якташым. “Шул кадәр елатырлык ни язылган иде соң әле анда?” — дип баш ватам. Мин редакция хезмәткәрләре белән сөйләшеп утырган арада, ишектән Малик абый күренде. “Гафу ит, сеңелем, синең шигырең белән беррәттән, улым турында языл­ган мәкаләгә тап булдым. Мин ул газетаны укымаган идем әле, хәзер Удмуртиядә яшәгәч, бу газетаны ала алмыйм. Улымның фаҗигале үлеменнән соң кайгы уртаклашып язылган мәкалә ул…”

Шушы танышудан соң, Малик абый редакциягә барган саен бик якын итеп, ачык йөз белән каршы алды, һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Бүгенге көндә үзе арабызда булмаса да, газетабызны аякка бастыруга аның да көче керүен исебездән чыгармыйбыз без, редакция хезмәткәрләре. Быел июнь аенда аның вафат булуына да 20 ел тулды. Урыны оҗмахта булсын!

Хезмәт сөючән якташым
Менә шундый уйлар белән якташымның бертуган абыйсы эшләгән урынга – Ижау шәһәренең Гагарин урамындагы “Сфера” сәүдә үзәгендә урнашкан электрон техника ремонтлау бүлегенә узам. Алдан телефоннан сөйләшеп куелганча, Марс абый мине ишек төбенә чыгып каршы алды. Ачыклыгы, эчкерсезлеге, үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкаруы белән Малик абыйга бик охшаган ул. Биредә аны барысы да белә. Хезмәте дә халык арасында бик таләп ителә: әле пычкы үткенләтергә, әле сәгать төзәтергә, әле ачкыч ясатырга киләләр. Һәр эш коралының серен белә ул, һәрбер әйбергә җан өрә. Ул бер-бер артлы заказлар кабул итә, ә мин аның тормыш юлы белән кызыксынам. Аның йөгерек кулларына соклана-соклана тыңлыйм.

Марс Нәҗип улы Әгъзәмов 80 ел элек 30 июльдә Башкортстанның Тәтешле районы Кәлтәү авылында туган. Гаиләдә биш бала үскәннәр. Абыйлары Әгъләм, апалары Роза, Физилә, Марс һәм энеләре Малик. Әтиләре сугышка китә һәм яу кырында һәлак була. Шуңа күрә Марс абый әтисен хәтерләми, аңа ул вакытта нибары 2 яшь була. Ә энесе Малик әтиләре сугышка киткәндә яңа туып кына кала. Әниләре биш баланы берүзе тәрбияли. Әлбәттә, бик авыр була аңа. “Безгә дә бик җиңелдән булмады. Бик иртә колхозда эшли башладык. Кечкенәрәк чакта чүп утарга йөри идек, үсә төшкәч, җаваплырак эшләргә җәлеп иттеләр. Тракторга утырып эшли башлаган идем, армия сафына алдылар”, — ди Марс абый. Анда өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, 1962 елда абыйсы аны Ижауга чакыра… “Бер дә авылдан китәргә исәбем юк иде. Авылда паспорт алу бик кыен булса да, китәргә туры килде”, — ди ул. Ижауда 1962 елның маенда Мотозаводның 1нче мәйданчыгында слесарь укучысы буларак эшли башлый. Бик җаваплы, уңган Марс абыйны бик хөрмәт итәләр.

Сыйфатлы эше өчен, үзе җитештергән продукциягә шәхси мөһер (клеймо) кую хокукы бирәләр. “Коммунистик хезмәт алдынгысы” дигән исем дә бирелә аңа. “Әлегә кадәр мотозавод­ның 16нчы цехында аның ачышлары, ул уйлап тапкан тартып чыгара торган тартмалы стеллажларны кулланалар. Шахмат турнирларында катнашып, Ижау шәһәре данын яклый иде. Ул шахмат буенча спорт мастерына кандидат исеме алды”, — ди кызы Зөлфия. Шахмат уйнарга аны бәләкәй чагында күршесе өйрәткән. “Элек шахмат юк иде, бәрәңгедән, агачтан юнып, фигураларны үзебез ясый идек”, — дип искә ала Марс абый да.

Якташым шулай ук хезмәт ветераны да. Тормыш иптәше Гөлфәрия белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, өч оныгы һәм ике оныкчыклары бар. “Тормыш иптәшемнән бик уңдым мин, уңган, гаилә җанлы булды. Авыл кызлары шундый була инде. Беренче күрүдән күзем төште үзенә. Бер өстендәге роза чәчәкләре төшкән матур күлмәгенә, бер сылу йөзенә карап таң калдым. Аннары ычкындырмадым. Танышып аралаша башлагач, беркөнне ул: “Әйдә, кинога барабыз”, — диде. “Әйдә”, — дидем. Үземнең кесәдә сукыр тиен дә юк. Очрашырга сөйләшенгән вакыт якынлашкач, дустыма акча сорарга киттем. Дустым: “Эх, алданрак әйткән булсаң, әле соңгы акчама ашап кайттым”, — диде. Нишләргә? Ижауга яңа килгән кеше булгач, башка сорар кешем дә юк. Очрашырга сөйләшенгән сәгатьне дус­тымда үткәреп, торган урыныма кайттым. Үземнең үзәк өзелә. Шуннан соң ул мине бер ай якын да китермәде. “Миннән башка кызлар белән вакыт уздырып йөргәч, миңа якын да килмә”, — диде.

Ничек булганын сөйләп, аңлашкач кына, көч-хәл белән күңелен кире яуладым кызның. Шуннан бирле инде менә 56 ел бергә. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, бик матур яшибез”, — ди Марс абый. Кызлары Зөлфия әтиләре турында: “Балачагымнан хәтерлим: ул һәрчак нидер уйлап таба, нәрсәдер ремонтлый, өй җиһазларын үз кулы белән ясый. Ә әниебез — гаилә учагын саклаучы, тәмле ризыклар пешерүче, бакча белән шөгыльләнүче. Йортны әти-әни үзләре төзеделәр, һаман да төзиләр, ныгыталар. Әни хәзер инде әтине тыеп кына тора. “Тукта инде, үзең турында уйла, барсы да җитеш бит!” — ди. Ә әтинең ул – яшәү рәвеше, күрәсең. Менә инде 30 июльдә 80 яше тула, әле дә үзенең эшен ташламый. Әти-әни безгә үрнәк һәм горурлык! Ә әти ул — идеяләр генераторы”, — ди. Кызларының Марс абыйны туган көне белән котлауларына без дә кушылып, аңа саулык-сәламәтлек, тормыш иптәше Гөлфәрия ханым белән тигез гомер кичерүләрен телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*