tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростовның яңа зиратында мөселманнарга урын бирелгән
Ростовның яңа зиратында мөселманнарга урын бирелгән

Ростовның яңа зиратында мөселманнарга урын бирелгән

1 август көнне Ростов янында ачылган яңа зиратта мөселманнар өчен урын бүлеп бирелгән. Бу хакта Ростов мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Яңа зиратның мәйданы 80 гектар тәшкил итә. Ул берничә кварталга бүленгән: мөселманнар өчен, христианнар өчен, иудейлар һәм буддистлар өчен. Шулай ук биредә хәрбиләрне һәм танылган шәхесләрне дә җирләячәкләр.
Билгеле булганча, Ростовта мөселманнар өчен 4 квартал бар. Алар төрле зиратларда урнашкан, зиратларның икесе ябык.
Ростовтан 13 чакрым ераклыкта урнашкан яңа зират барлык таләпләргә дә туры китерелеп эшләнелгән. Аңа җәмәгать транспортында да барып була, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*