tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда “Милләтемнең бизәге-калфагым” дигән чара үтте
Яр Чаллыда “Милләтемнең бизәге-калфагым” дигән чара үтте

Яр Чаллыда “Милләтемнең бизәге-калфагым” дигән чара үтте

“Милләтемнең бизәге-калфагым” дигән бик эчтәлекле чара – шушы исемдәге фестивальнең йомгагы булды. Фестивальдә шәһәрдәшләребез төрледән-төрле борынгы, заманча, үзләре чиккән, әбиләреннән мирас булып калган калфакларны фотога төшереп җибәрергә, алар турында мәгълүмат бирергә тиешләр иде.

Катнашучылар бик күп булды, аларның иң иңнәре калфакларны күргәзмәгә алып килделәр. Чарада калфакларның тарихы бәян ителде, кәләш калфагы чигү күренеше күрсәтелде. Иң әһәмиятлесе – бу чарада Түбән Кама һәм Тукай районы Ак калфаклылары да чакырулы иде. Чарадан соң чәй өстәле янында әтрафлы әңгәмә дә кордык, фикер алыштык. Бу матур башлангычыбыз дәвамлы булсын иде. Аралашып яшик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*