tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак — Нева» Науруз бәйрәм итте
«Ак калфак — Нева» Науруз бәйрәм итте

«Ак калфак — Нева» Науруз бәйрәм итте

Санкт- Петербургнын, Пушкиндагы Д.Н. Мамин-Сибиряк исемендәге китапханәләр системасынын, үзәк китапханәсендә, Россиядә яшәүче халыкларны, язгы бәйрәмнәре, халыклар дуслыгы, гореф-гадәтләре турындагы күнңелле, онытылмаслык очрашу булып узды.

Шундый чара буласын белеп алдык та, бертөркем кардәшләр җыелышып, татар дөньясына кагылышы булган җиһазларыбызны кыстырып, китапханәгә юл тоттык.

Безне яхшы каршы алдылар. Тиз генә үзебезнең күргәзмәбезне оештырып, татар халык киемнәрен киеп куйдык. Чын бәйрәм шушы минуттан башланды да инде. Безнең ялтыр-йолтыр килеп торган киемнәрне күреп, халык «ах» итте. Киемегез, үзегез, телегез (безнең үзара татарча сөйләшкәнгә дә игътибар итеп өлгергәннәр, рәхмәт төшкерләре) матур, дип, безне дәртләндерә башладылар. Татарча аңлыйм, татарча беләм, диючеләр дә табылды (аларны кабат безгә кушылып җырлаучылар, биючеләр арасында күрдек, таныштык). Чараның программасына күз ташлап, тиз генә үзебезнең чыгышыбызны планлаштырып, кабатлап чыктык та, залдагы уңайлы урындыкларга утырдык. Утырып калырга кирәк иде (урынсыз калуың бар, минем мәрхүмә әбием әйткәндәй, алдан килгән — урын өчен), зал халык белән шыгырым тулды.

Чараны китапханә хезмәткәре Марина Горячихина матур итеп башлап җибәрде һәм алып барды. Экранда төрле халыкларның язгы бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында видеоязма пәйда булды. Шуны мавыгып карый гына башлаган идек, сәхнәне рус халык киемендәге балалар тутырды. Шулай итеп, профессиональ баянчы һәм җитәкчеләре белән килгән, Пушкин шәһәренен, 407-нче мәктәбендә уңышлы эшләп килүче, «Росинка» фольклор ансамбленең чыгышын карадык. Булдырдылар балалар: җырладылар, биеделәр, уйнадылар, …

Нәүрүз бәйрәме турында кино карап алганнан соң, күмәкләп татар халык җыры «Күбәләк»не җырларга (без бу җырны күп кеше белә, тыңларга җиңел, кушылырлар, дип сайладык һәм ялгышмадык) сәхнәгә чыгып барганда, китапханә хезмәткәрләре (танышкач белдек) Эльвира һәм Айсылу килеп кушылды (тагын да күңеллерәк булып китте), зал кул чабып, дәртләндереп торды. Без, Петербург каласында яшәүче, китапханәдә жыелган төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре, бер йодырык булып берләшеп киттек.

«Капкалы» дип аталган биюле уенны башлаган гына идек, фольклор ансамблендәге балалар һәм залда утыручылар йөгереп килеп кушылды. Искиткеч матур күренеш булды бу. Уен барышында Рәхимә, үзе язган, «Әлли-бәлли» шигырен бишек җыры белән башлады. Бу шигырьне тәрҗимә итү кирәк булмады. Безнең, «Әлли-бәлли”не барлык милләт кешеләре да аңлый икән. Мансур абый Габдулла Тукайның «Туган теле»н русча сөйләп бирде, мин шагыйрьнен, туган телендә ишеттердем.

Ә балалар, безнең белән сәхнәдә баскан килеш, тып-тын тора бирделәр.

Баянчыбыз Әсхәт татарча бию көен сыздырып җибәрүгә, алар безгә кушылып биеп киттеләр. Залдан чыгып кушылучылар да булды. Гаҗәеп матур, карап туймаслык, күренеш булды бу. Барыбыз бергә рәхәтланеп татарча биедек!

Балалар чыгышына битараф калып булмаганны һәрберебез белә. Ә менә безнең күргәзмәгә, узебезгә карата булган җылы караш, мактау сүзләре йөрәгебезгә сары май булып ятты. Бергәләп чай эчтек, апрель аенда булачак библиотөнгә (библионочь) чакыру кабул иттек, дуслык җепләре сузыла башлавын аңладык.

Шундый матур дуслык чарасын оештыруда, алып баруда көчләре кергән китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне белдереп, киләсе очрашуларга кадәр, дип, таралыштык.

Менә шулай итеп, илһам артыннан Петербургка килгән татарлар, Казахстаннан Мансур абый, Башкортстаннан Әсхәт һәм Рәхимә, Татарстаннан Сания һәм мин Рәсимә, … танышып, дуслашып, аралашып, яхшы эшләр башкарып яшәп ятабыз, Аллага шөкер.

Санкт-Петербург шәһәре «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасе

Рәсимә Фатыйхова

piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*