tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярмидә каз өмәсе, шау-гөр килде һәммәсе
Ярмидә каз өмәсе, шау-гөр килде һәммәсе

Ярмидә каз өмәсе, шау-гөр килде һәммәсе

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Чишмә районының Ярми авылында да шул гореф-гадәтләр саклана. Авылның уңган, хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе – Зилә һәм Радик Карачуриннар йортында урындагы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәме белән барлык шартларын туры китереп “Каз өмәсе” узды.

Карачуриннар “Каз өмәсе”н ел саен туганнары, дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән уздыра. Бу аңлашыла да: дистәләгән, йөзләгән казны үзең генә эшкәртү мөмкин түгел. Аннары, элекке йолаларга зур ихтирам белән карый бу гаилә. Барлык шартларын үтәгәндә, үстергән малның бәрәкәте дә зур була, шул ук вакытта туганлык җепләрен ныгыту, авылдашлар белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә бирә, дип исәпли алар.

Әйткәндәй, бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләүче Карачуриннар кайчандыр фермерлык эшчәнлеген әнә шул каз үрчетүдән башлаган. Иң тәүдә 50ләп кенә каз үстерсәләр, кайбер елларны аларның саны мең ярымга да җиткән.

Узган елда да Карачуриннар өмәне зурлап оештырган, ә быел урындагы мәдәният йорты җитәкчесе, туган тиешле кеше Гөлфия Сәрвәрова: “Әйдәгез әле, туганнар, “Каз өмәсен” барысына да үрнәк булырлык итеп, барлык йолалар буенча үткәрик!” – дигән тәкъдименә шатланып риза булганнар. Шулай итеп, бу көнне Карачуриннарның кунакчыл йортына бу күркәм йоланы карарга, анда катнашырга мәртәбәле кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәрендәге вәкилләре – “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, әйдәп баручы референты Алия Басыйрова, “Ак калфак”ның Башкортстан Республикасындагы төбәк берләшмәсе җитәкчесе Люция Вафина, Уфа һәм Чишмә районнары бүлекчәләре җитәкчесе Альбина Якупова, “Роксана” радиосы дикторы Зәлия Хисами, Туймазыдагы “Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге” җитәкчесе Тәнзилә Галимова, “Ак калфак”ның Туймазы бүлекчәсе җитәкчесе Равия Фәрхитова, Ветераннар советы рәисе Әдүнис Фазуллин, Ярми авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев һәм башкалар да килде.

Әби-бабайлардан, әти-әниләрдән күчеп килгән каз өмәләрен күреп үскән буын вәкилләренең хатирәләре дә әнә шул бәбкә саклау, өмәләр белән бәйле булды. Каз өмәсендә булган һәркем үзен балачак елларына әйләнеп кайткандай хис иткәндер. Шулай, авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Шаһинур улы да сүзен балачак хатирәләреннән башлады. Ул мәктәптә укыган чорда аларның гаиләсе дә республика күләмендә оештырылган “Каз өмәсе” бәйгесендә катнашкан. Шуңа бу гореф-гадәтләрнең бүгеге көнгәчә дәвам итүенә шатлануын яшермәде һәм чараны оештыручыларга, анда катнашучыларга, аеруча районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Якуповага ерак араларны якын итеп килгән Казан шәһәре, Туймазы районы кунакларына Ярми авылын матур итеп күрсәтүеләренә чиксез рәхмәтен җиткерде.

Кадрия Рәис кызы да бәбкә саклаган вакытларны, өмәләрне сагынып искә алды. Авылда туып-үскән кызга бу күренешләренең һәммәсе якын һәм таныш , үзенә дә бу эшләрнең һәр этабында катнашырга туры килгән.

– Элек-электән авыл җирендә балаларны да бу эшкә җәлеп итәләр иде: баштарак, кызыксындыру өчен, куык кабартырга өйрәтсәләр, аннары канат суярга кушалар. Үсә төшкәч, авылның уңган апалары каз йолкырга, эчен алу эшләренең нечкәлекләренә дә өйрәте, – диде ул, мондый зур чарадан алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Хуҗалар бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнгән, һәрнәрсәне адан оештырган. Өлкәнрәк апалар йортта табын корса, казларны сую – хуҗаның эше. Шулай да, янында хатыны да чыгып басты. Ул аны сөйләндереп тора. Каз суючы тешен кысып суймасын, каз ите тәмле булсын өчен элек-электән шулай эшләгәннәр, ирләрне сөйләндереп торганнар. Ул арада ихатада берничә урында учак корылган, берсендә казларны пешекләү өчен су кайнаса, икенчесендә пылау әзерләнә. Каз йолкырга да элек-электә авылның иң уңган хатын-кызларын чакырганнар, бу эшне “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле әгъзалары җырлый-җырлый башкарды. Шулкадәр кызу эшлиләр, бармаклары артыннан күз иярми. Күренеп тора: каз йолку, чистарту кебек эшләр алар өчен гадәти хезмәт. Шулайдыр, чөнки бу авылда каз үстерүчеләр бик күп кенә, һәркем үз тырышлыгы белән кулыннан килгәнчә кош-корт асрап дөнья көтә. Өстәвенә, авыл янында чишмәләр, күлләр дә бик күп, якында гына Калмаш елгасы агып ята. Мондый шартлар булганда, каз үстерергә Ходай үзе кушкан.

Казларны чистартып, эчләрен алгач, хатын-кызлар түшкәләрне көянтәгә асып, җырлый-җырлый Калмаш елгасы буенча кузгалдылар. Иң алдан дәртле көйләр уйнап гармунчы бара, уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Кечкенә Аиша белән Кәримгә дә эш табылды – киләсе елда да казлар судан тезелеп кайтсын өчен сыдырылган каурыйларны юл буена сибә-сибә бардылар. Изге теләкләр әйтеп, түшкәләрне салкын суда чайкап кайткач, ихатада уен-көлке, җыр-биюләр башланды. Хәтта салкын җил дә моңа комачаулый алмады.

Эшләрне тәмамлап кайткан өмәчеләр сый-нигъмәтләр тулы табын артында урын алды. Өстәлдәге барлык ризыклар да каз өмәсенә туры китереп әзерләнгән: пылау каз белән сарык итеннән пешерелгән, баш-аяк бәлеше, каз мае белән майланган белен, каз ите… Әйткәндә, бу милли ризыкларны әзерләү буенча осталык дәресләре дә үткәрелде. Кыскасы, сыйланырга да, күп нәрсәгә өйрәнергә дә мөмкин булды.

Чараның тагын бер дулкынандыргыч мәле: бүләкләү өлеше. Борынгы йолаларны күрсәтүдә күп көч салучыларның һәммәсе дә Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләренә ия булды. Шуларның берсе – чараны оештыручы урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова. Тумышы белән ул шушы авылдан. Гомере буе Туймазыда балалар бакчасында эшләгән. Хаклы ялга чыккач, туган авылына кайтып төпләнгән һәм мәдәният учагын кабындырып җибәргән. Инде пенсия яшендә булса да, бик актив эшчәнлек алып бара ул биредә. Театр һәм фольклор төркемнәре оештырган. Балаларга кечкенәдән телебезне өйрәтү, йолаларыбыз белән таныштыру, авыл халкын мәдәни тормышка җәлеп итү буенча зур эш башкара Гөлфия Харрас кызы. Әйе, аның һәр башлангычларынн хуплап, мәдәният казанында кайнаучы үзешчәннәрнең булуы да хезмәтен җиңеләйтә, яңадан-яңа эшләргә дәрт өсти. Бүгенге чарада катнашкан “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле әгъзаларының һәммәсенә сокланмый мөмкин түгел .

Әлбәттә, оештыручыларга, алдан йөрүчеләргә әзерлек барышында төрле киртәләргә, каршылыкларга юлыгырга туры килсә дә, телем, милләтем дип яшәгән татар җанлы кешеләр бу зур уй-ниятләрен тормышка ашырды һәм нинди күркәм чара килеп чыкты!

Халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен саклау, тергезү, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барган Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары, аның алыштыргысыз рәисе Люция Ябир кызының эшчәнлеге зур соклану хисе тудыра. Олы рәхмәт сүзләренең күбесе бүгенге чарада аның исеменә яңгырады. Әдүнис Мөсәгыйт улы аны умарта иләвендәге Ана кортка тиңләсә, Кадрия Рәис кызы татар хатын-кызларын яхшылыкка өндәүче милләтебез анасы булуын билгеләде. Бик күп чараларны югары дәрәҗәдә оештыруга күп көч салган “Ак калфак”ның Уфа һәм Чишмә районнары бүлекчәләре җитәкчесе Альбина Якупова турында әйтми үтү мөмкин түгел. Төп эшеннән тыш, “Ак калфак” оешмасының эшен дә бик актив алып бара ул. Иң мөһиме, башлап йөрүчеләрнең һәр идеясен, тәкъдимен хуплап, үзләренең көчен дә, вакытын да кызганмый эшкә тотынучылар күп бездә. Әлеге чара да моны тагын бер кат исбат итте.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, өмә барышында канат сую, май канатлары ясау, мендәр тутыру, каз куыгы кабарту кебек бик күп борынгыдан килгән күренешләрне күзәтергә мөмкин булды.

Кешеләрне берләштерүче, очраштыручы чара бик күңелле булды. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртәлнеп башкарсаң, ул тиз дә, җиңел дәүтеп китә һәм озак вакыт сөйләрлек булып истә кала. Шул ук вакытта авылларга кот өстәп үткәрелгән мондый чаралар яшәгән җиребезне тагын да матурлый, ямь бирә, уңган, булган чын җир кешеләрен аерып күрсәтә, ә аларның тырышлыгы авыл тормышының кадерен, кыйммәтен арттыра.

Эльвира Ямалетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*