“Ачык университет” татар телендә онлайн белем бирү платформасы нигезендә Ясалма Интеллект темасына багышланган вебинар узачак.
Ясалма интеллект, шәкли фәһем — әлеге төшенчә артында яткан феномен турында җәмгыятьтә каршылыклы фикерләр бар. Кемдер роботларның кешегә каршы баш күтәрүеннән курка, кемдер аларны киресенчә, кешегә бик файдалы булачагы турында сөйли.
Нигә кирәк соң ул, ясалма интеллект? Ничек көндәлектә нейрочелтәрләрне куланнып, тормышны җиңеләйтергә була?
14 июнь 18:30 (Мәскәү вакыты буенча)
Онлайн вебинарга сылтаманы алу өчен, теркәлергә кирәк: https://forms.gle/DLeUpTY26unCkFeF9
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә