tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшәсен Сабан туе
Яшәсен Сабан туе

Яшәсен Сабан туе

Кеше, еллар узган саен, һәрнәрсәне башкача кабул итә һәм бу табигый. Мәсәлән, балачакта Сабан туе минем өчен иң әүвәл «чүпрәк җыю» иде. Кайбер авылларда аны «ситсы җыю» дип тә йөртәләр. Бу – мәйдан батырларына бүләк җыю инде. Чүпрәк җыючылар, ягъни атка атланган Гата, Ринат абыйлар һәм авыл яшьләре утырган ат арбасы артыннан калмыйча, бөтен авылны йөреп чыга, мәйдан бүләге итеп кемнең нәрсә биргәненә хәтле ятлап бетерә идек. Төрле ярышларда, көрәштә җиңгәннәргә бирелгән бүләкнең кемнеке икәнен кычкырып әйтеп тора башладык хәтта. Ә бүләк дигәннәре – төрле ситсылар, чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар, сирәк булса да күлмәкләр…

Туган ягым Арчада мәйдан караганда, әнә шул Сабан туйлы балачагымны искә төшереп утырдым. Башка районнар үпкәләмәсен, ни дисәң дә Арча – Арча инде ул. Монда Сабан туйларын һәр елны бераз үзгәрәк итеп уздырырга тырышалар. Быел бәйрәмнең «бисмилла»сы саналган җырлы-биюле тамашада гасырлардан килгән Сабан туеның чын асылы, йола-гадәтләре җанлангандай булды. Казанга кайткач та төрле чыганаклардан аның тарихын өйрәнеп утырдым. Бер мактана башлагач, мактанып бетерим инде: Сабан туе эчтәлеген баетуга мәшһүр якташларым Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал да шактый өлеш керткән. Мәйдан уздырганда, халкыбызның борын-борыннан килгән йолаларын саклап калу мәсьәләләрен күтәрә алар. Бу инде Тукай, Камал гына түгел, гомумән, бөтен татар зыялыларының Сабан туен милли бәйрәм дип тануына ишарә. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытларда аны интернациональ бәйрәмгә әйләндерергә теләүчеләр дә табылды. Алай була алмый ул, җәмәгать. Кайбер чыганакларда язылганча, 1834 елда татарлар Казан Сабан туена беренче мәртәбә русларны дәшәләр. Кунак итеп. Аларга: «Кунак булсаң, тыйнак бул!» – димиләр, мәйданда узган бәйге-тамашаларда катнашырга да чакыралар. Тик әлеге бәйге-тамашалар нәкъ менә милли йола-гадәтләргә, әхлагыбызга нигезләнгән була. Һәм, катнашучылар шул кысалардан чыга алмый. Бу – татарның зирәклеге, масаймый-нитми генә башка халыкларга үзенең рухи дөньясын күрсәтә белүе, хәтта күпмедер дәрәҗәдә «үз кубызына биетүе» дә. Кунаклар бит безнең җырларны тыңлый, кушылып җырларга тырыша, безнең көйгә тыпырдый, безнең уеннарны уйный, безнең ашлардан авыз итә… Менә сиңа матур гына милли сәясәт!

Әлбәттә, Сабан туена төрле чорларда төрле мөнәсәбәт була. Бүгенге «интернационализм» чалымнарын әйттек инде. Ә ХХ гасырда үзебезнең үк дин әһелләре арасында Сабан туен зыянлы бәйрәм диючеләр, хәтта «шайтан туе» дип атаучылар да табыла. Андыйлар, мәсәлән, ат чабышларын хайваннарны үлгәнче җәзалауга тиңли. 1865 елда төзелгән «Җәнлекләрне саклау җәмгыяте» вәкилләреннән берсе, Соловьев фамилияле кеше бу «вәхшилек»не татарларда «акыл үсешенең зәгыйфь» булуына бәйли. Алай гына да түгел, Сабан туе кешеләрне әхлакый яктан бетерә бара, ә татарларның «вәхши»леге русларга да күчәргә мөмкин, дигән фикер әйтә.

Петербургта беренче татар газетасы «Нур»ны нәшер итүче Гатаулла Баязитов исеме күпләргә таныш. Менә шул Гатаулла әфәнде әлеге «товарищ»ка акыллы гына, тыныч кына итеп, Сабан туеның татарның төрле бәйгеләр, уеннар оештырып күңел ачуы, үзен тапкырлыкта, җитезлектә сынавы, көч-куәтен күрсәтүе булуын аңлата. Иптәш-товарищ Соловьев, күрәсең, Ауропа ягына күз ташламаган. Юкса ул, корридалар турында да берничә сүз әйтеп, испаннарны пыр туздырган булыр иде. Корридада, кагыйдә буенча, үгез 10 минут эчендә үтерелергә тиеш булган. Ат исә – татар өчен гомер-гомергә тугрылыклы хайван, яшәешендә иптәш-таяныч. Татар үзен саклау өчен ат менгән һәм бүгенге ат чабышлары да – безнең тарих, җитезлектә-батырлыкта сыналу, борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше. Искә төшерик әле, бездә иң артта килгән атка да бүләк бирү гадәте яши, бу да – татарның атка булган хөрмәте. Мондый халык вәхши була аламыни, җүләр!

Бу урында немец галиме Карл Фуксны телгә аласы килеп китте. Германиядә туган бу галим ни өчендер бөтен гомерен татарга, татар бишеге Казанга багышлаган. Казан император университеты ректоры да булып торган. Табиб, этнограф, ботаник, тарихчы, археолог, нумизматның татар тормышын, аның йола-бәйрәмнәрен өйрәнергә алынуы юкка түгелдер дип уйлыйбыз. Димәк, без – бөек халык, башкаларга үрнәк итеп сөйләрлек, күрсәтерлек тарихыбыз, үзенчәлекле яшәү рәвешебез бар. Карл Федорович Сабан туйларын да өйрәнгән. Аның көрәштә җиңүчегә йә берәр бүләк, йә акчалата приз бирелүе турында язганы кызык тоелды, уйландырды. Акчага әйләндерелгән бүләк нибары 10–20 тиен булган. Карл Федорович яшәгән чорда, ягъни патша заманында Россиядә бер сыер өч тәңкә торган, диләр. Димәк, 10, 20 тиенгә әллә ни алып булмаган. Күрәсең, элек-электән кешене акча түгел, ә «Сабан туе батыры» дигән исем күбрәк кызыксындырган. Бу исем бүген дә иң мактаулы санала, һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Без, мәсәлән, Арча пәһлеваннары Әхәт батырны (Әхәт Закиров), Рәдис Сәйфуллинны машина, яки суыткыч алган көрәшче дип түгел, Сабан туе батыры дип хөрмәт белән искә алабыз. Милли бәйрәмнәр дә, Болгар чорларыннан ук килгән Сабан туйлары да  кыйммәтле бүләкләр өләшү урыны түгел, ә татар рухы сакланган, аның көч-куәте уйнаган, җыр-моңнары яңгыраган мәйдан булып яшәсен иде. Бу мәйдан, шөкер, киңәйгәннән-киңәя, дөньяның төрле кыйтгаларына күчә бара.

Сабан туйлары яшәсә – без, без яшәсәк, Сабан туйлары да яшәр.

Риман Гыйлемханов

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*