tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Сабан туе уза
Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Сабан туе уза

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Сабан туе уза

Бүген, 2 июль, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе уза.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов, Киров өлкәсе татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Язилә Әсхәтдинова катнаша.

Александр Соколов һәм Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә Киров өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында чикнең урнашуын билгеләү турындагы килешүгә кул куйдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Киров өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023-2027 елларга чаралар планын имзаладылар.

-Бүген без кунакчыл җиребездә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм хезмәт символы. Һәм әлеге бәйрәм төрле дин кешеләрен берләштерүче бәйрәм. Бүген бездә шундый кунаклар булуына мин бик шат. Безне чыннан да дустанә мөнәсәбәтләр берләштерә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дә кунакларны сәламләде:

-Хәерле көннәр барыгызга да! Чын күңелдән һәммәгезне дә әлеге зур бәйрәмебез белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим, Сабантуйларыбыз матур үтсен, дөньялар тыныч булсын, өлкәләребез гөрләп торсын. Сезгә һәммәгезгә Сабан туена килгән өчен, Сабан туен оештыручыларга бәйрәмне оештырган өчен зур рәхмәт!

Киров өлкәсе Губернаторы һәм Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*