tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанны саклаучыларга ярдәм итәбез
Ватанны саклаучыларга ярдәм итәбез

Ватанны саклаучыларга ярдәм итәбез

Мари Иле Республикасы Бәрәңге районының Мазарбашы авылында волонтерлар инде берничә ай махсус хәрби операция уздыру районында булган солдатларыбыз өчен маскировка ятьмәсе (маскировочная сетка) бәйлиләр.

Барысы да ничек башланганны безгә махсус операциядә катнашучы егетнең әнисе Фирүзә Газизова (аның улы, хезмәттәшләре кебек үк, хәзер алгы сызыкта) һәм алга таба эшне оештыручы Фәридә Сафина сөйләделәр.

Фирүзә Газизова: “Минем улым Мари-Төрәк егетләре белән бергә. Төрәкләр аркылы балаларга гуманитарка җибәрдек. Алар маскировка ятьмәсе бәйлибез, балаларга җибәрәбез, дигәч, булышырга, өйрәнергә уйладым. Сеть бәйләргә җеп алып төштем. Әкренләп бәйли башладым. Интернетка чыгардым.

Шуннан Фәридә апай Сафина күреп, ярдәмгә авыл хатыннарын чакырды. Аның булышлыгы белән бик зур эшкә керештек. Сетканы бик озак бәйләргә, сатып алып булмасмы дип, юллар эзләргә керештек. Барлык авыл халкы, авылдан чыккан кешеләр бик булышты”.

Фәридә Сафина: “Бу эш ничек башланды. Без буген бик рәхәт торабыз –тыныч, мул, бар да бар. Ә кемнәрнеңдер уллары, без тыныч торсын дип, сугышка керә. Интернетта Фирүзә Газизованың язуын курдем. Мин ничек булыша алам аларга, диеп уйландым. Ул Мари-Төрәккә маскировка ятьмәсе бәйләргә өйрәнергә йөрим, дип язган иде. Мин Фирүзәгә барып бәйләп карадым.

Бәйләү бик күп вакытны ала, әзер сеткалар табып эшләп карарга булдык. Эзли торгач, бер волонтер егет белән аралашып, башка авыллар ничек эшли, аларны карадым. Сайтлар буенча ул волонтер егет булышты. Татарстанда эшләүчеләр белән дә сөйләштем, алар материалларын бирә алмадылар, спецназга эшлибез, җитешә алмыйбыз, диделәр. Видеоязмалар белән булыштылар.

Берничә апа белән Мари-Төрәккә менеп, карап, өйрәнеп төштек. Подставкасын ирем – Рафаиз Сафин ясап бирде. Эшләргә мәдрәсә бинасын сорадык. Кешеләрне чакырдык, төрле группаларга яздык, бер-беребезгә дә әйттек. Көн саен көндезге икедән дүрткә кадәр җыелып эшләдек, догалар кылдык. Иртәдән өй эшләрен тиз-тиз эшлибез дә, икегә җыелабыз. Бер көн калмый килгән апалар да булды, Бәрәңгедән дә килделәр авылдашлар.

Куян авыл мәктәбе директоры Зилә Габделхак кызы, укытучылар, укучылар белән бер маскировка ятьмәсе бәйләп бирделәр.

Акчаны авыл халкы, авылдан чыккан кешеләр, интернеттан күреп бирүчеләр булды. Беренче алган сеткаларны эшләп бетердек. Яңадан заказ бирдек. Эшләгән маскировка ятьмәләрен авыл егетләренә жибәрергә булдык. Хәзер аннан сорап язучы егетләр дә бар. Аллаһы бирса, аларга да эшләп жибәрергә тырышырбыз.

Алдагы көннәрдә авылда туып-үскән, бүген чит төбәкләрдә торган авылдашларыбыз булышса, сеткага материал алып җибәрсәләр дә яхшы булыр иде. Без, авылда торучы кешеләр, бәйләп, ватанны саклаучыларга ярдәм итә алырбыз”.

Менә шулай бергәләп, бөтен авыл белән, алар махсус хәрби операция уздыру зонасында булган улларыбызга ярдәм итәләр. Шушы көннәрдә Бәрәңге районы хакимияте башлыгы Әлфит Ибраев килеп, аларның хезмәтләрен югары бәяләде.

Якын арада Мазарбашы халкы үрнәгендә маскировка ятьмәләрен районның башка авылларында да бәйли башлаячаклар.

ФӘНИЛ МУСИН

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*