tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанада башкаланың туган көнен бәйрәм итү кысаларында татар милли бәйрәме Сабан туе үтте
Астанада башкаланың туган көнен бәйрәм итү кысаларында татар милли бәйрәме Сабан туе үтте

Астанада башкаланың туган көнен бәйрәм итү кысаларында татар милли бәйрәме Сабан туе үтте

Астанада башкаланың туган көнен бәйрәм итү кысаларында татар милли бәйрәме Сабантуйны киң колач беләр каршы алдылар.

Чараны Астана шәһәренең «Таң» татар-башкорт этномәдәни үзәге, Казахстан халкы башкала Ассамблеясы, Астана шәһәре хакимияте, Казахстан Татарлары һәм башкортлары Конгрессы, Россия Федерациясе Илчелеге, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм бәйрәм спонсорлары ярдәме белән оештырды.

Традицион халык бәйрәме – Сабантуй күптәннән күп кенә төрки халыкларның мөһим даталары календаренә керә. Бүген дә ул татар һәм башкорт халкының мәдәниятен, туган телен саклап калу омтылышын, кунакчыллыкны символлаштыра, төрле милләт һәм дин кешеләренең бердәмлегенә ярдәм итә.

Бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау сүзләре укылды, шулай ук Казахстан Татарлары һәм башкортлар конгрессы, Россия Илчелеге һәм Казахстан халкы Ассамблеясе вәкилләре сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм концерты кысаларында берләшмәнең иҗади коллективлары «Дуслык» халык ансамбле, «Ялкын» һәм «Дулкын» яшьләр вокаль һәм бию ансамбльләре, «Йолдыз» балалар вокаль ансамбле, шулай ук Татарстан Республикасыннан һәм Казахстан төбәкләреннән чакырылган кунаклар чыгыш ясадылар.

Сабан туенда һәркем халык иҗаты күргәзмәсе белән таныша, шулай ук милли ризыклар белән сыйлана алды. Мәйдандагы милли уеннарда да халык бик теләп катнашты. Балалар өчен оештыручылар төрле бәйгеләр әзерләде: алар арасында кашыка йөмырка салып йөгерү, ат чабышы, көянтә-чиләкләр белән йөгерү, ә иң көчле батырлар үзләрен гер күтәрүдә һәм кул көрәшендә сынап алды.

Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй егерме беренче гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Быелгы Сабан туе да якты, онытылмас тантана булып барыбызга да милләтебезнең матур традицияләрен, динен, гореф-гадәтләрен саклап калыр өчен яңа дәрт бирер дип ышанабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*