Бу гыйбарәне байтак ишеткән булсам да, аңлап бетерми идем. КФУның филология һәм мәдәни багланышлар институтында булган юбилей кичәсендә төшендем моның хикмәтенә. Олпат галимебез, филология фәннәре докторы, борынгы төрки-татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган бик күркәм кичә булды ул.
Хатыйп абый кебек кешеләрне күздә тотып әйтелә икән бу теләк-гыйбарә. Сигез дистәне тутырган кешегә ага дип эндәшсәң дә урынлы. Тик ничектер, ага дисәм, картайтырмын кебек. Сәхнәгә яшь хезмәттәшләре, чибәр кызлар күтәрелүгә, җырчы кызлар чыгуга сикереп торган, үзе дә биеп җибәргән, һәрберсенә гөлләмә тоттырган мөгаллимне һич тә олыгайтасы килми бит әле. Үзе кебек яшь күңелле шагыйрә Нәҗибә Сафина белән бераз соңрак вальс та биеде әле алар. Сиксәндә яшьләр кебек очып-очып вальс биегәннәргә сокланырга, безгә дә шулай яшь, көр һәм хөр күңелле булып калырга язсын иде дип теләк теләргә генә кала. “Милләт!” дип йөрүче шагыйрьләр күп, тик синең кебек янып йөрүчеләр сирәк”, – дип зурлады ул үзе соңрак Нәҗибә ханымны. Бу сүзләрне бераз үзгәртеп, Хатыйп абыйның үзенә карата да әйтергә мөмкин. Телебез, фәнебез язмышы турында сүз кузгалганда, беркайчан да битараф калмый ул. Аның бу сыйфатына бәйрәмдарны башлап тәбрикләгән, галимгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Котлау хатын һәм кул сәгатен тапшырган КФУ ректоры Илшат Гафуров аерым тукталды. “Авырып тормаса яки эш сәфәрендә булмаса, Хатыйп абыйның гыйльми совет утырышларында катнашып, сорау бирмичә калганы юк, аның сораулары гадәттә уңайсыз була, кайберсенә җавап та таба алмыйсың”, – диде ул. Ректор университетта 52 ел укытучы, илледән артык гыйльми хезмәт бастыручы мөгаллимгә стена сәгате бүләк итте һәм, кассадан гына барып аласы дип, премия язганнарын җиткерде.
Бәйрәмдарның гыйльми эшчәнлеге хакында татар әдәбияты кафедрасында иңне иңгә куеп эшләүче хезмәттәше, фикердәше, үзе кебек сүз остасы Фоат Галимуллин әтрафлы нотык тотты. Котыб, Сәйфи Сараи иҗатларын, Көнчыгыш классикасы белән татар әдәбиятының тыгыз бәйләнешен тирәнтен өйрәнүе, иң мөһиме, фәнни эзләнүнең методологик принципларын эшләве юбилярның иң зур казанышларыннан булды, дип билгеләп үтте ул. Аның: “Татар филологиясендә укыган студентлар, күп гасырлык татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән танышып, татар дәүләтчелегенең зур тарихлы булуына төшенделәр”, – дип тануы әдәбиятчы галимнәребезнең эшчәнлегенә мәдхия түгелмени?! Медицина фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, озак еллар Казахстандагы татар милли-мәдәни хәрәкәте әйдаманнарының берсе булган Морат Кәримов казах һәм татар гыйльми багланышларында Хатыйп Миңнегуловның тоткан урынына тукталды. “Казан университетының шифалы йогынтысы Казахстанда бетеп бара. Ярый әле, Хатыйп дустыбыз, Астанага, Алматыга еш йөреп, татарның дәрәҗәсен күтәреп тора. Ул анда галимнәр әзерләүче, фән докторларының консультанты буларак яхшы билгеле”, – дип бәйрәмдарга чапан кидерде.
Хатыйп абыйга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев тапшырды. Ул юбилярның Казахстанда гына түгел, барча төрки дөньяда танылган галим, аксакал булуына тукталды. Бер мәсьәләгә дә битараф булмавына, теләсә кайсы аудиториядә милли мәнфәгатьләребезне яклап чыгыш ясавына, кайчан гына сәфәргә дәшсәң дә, тиз арада җыенып юлга чыгуына, йөремсәклегенә соклануын белдерде.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та Хатыйп абыйның милләттәшләребез янына барып, бердәмлеккә, уяулыкка чакырып чыгыш ясарга һәрвакыт әзер булын тәкрарлап, галимнең күкрәгенә конгрессның “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален беркетте.
Сүз ахырында үземнән дә берничә сүз өстим әле. Без, 1981 елда КДУның татар бүлеген тәмамлаган шәкертләре, бу минутларда биш ел буе 466 нчы төркемнең җитәкчесе, кураторы булган остазыбыз өчен сөенеп утырдык. Без – төркемдәшләр ел саен диярлек очрашып, күрешеп торабыз. Шөкер, табыныбыз түрендә һәрвакыт остазыбыз була. Син шулай җор сүзле, тапкыр, көр күңелле булганда, без дә яшь, гаярь, Хатыйп абый!
Рәшит Минһаҗ