tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьлегең – озын, картлыгың кыска булсын. Хатыйп Миңнегуловка – 80
Яшьлегең – озын, картлыгың кыска булсын. Хатыйп Миңнегуловка – 80

Яшьлегең – озын, картлыгың кыска булсын. Хатыйп Миңнегуловка – 80

Бу гыйбарәне байтак ишеткән булсам да, аңлап бетерми идем. КФУның филология һәм мәдәни багланышлар институтында булган юбилей кичәсендә төшендем моның хикмәтенә. Олпат галимебез, филология фәннәре докторы, борынгы төрки-татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган бик күркәм кичә булды ул.

Хатыйп абый кебек ке­шеләрне күздә тотып әйтелә икән бу теләк-гыйбарә. Сигез дистәне тутырган кешегә ага дип эндәшсәң дә урынлы. Тик ничектер, ага дисәм, картайтырмын кебек. Сәхнәгә яшь хезмәттәшләре, чибәр кызлар күтәрелүгә, җырчы кызлар чыгуга сикереп торган, үзе дә биеп җибәргән, һәрберсенә гөл­ләмә тоттырган мөгаллим­не һич тә олыгайтасы килми бит әле. Үзе кебек яшь кү­ңел­ле шагыйрә Нәҗибә Сафина белән бераз соңрак вальс та биеде әле алар. Сиксәндә яшь­ләр кебек очып-очып вальс биегәннәргә сокланырга, безгә дә шулай яшь, көр һәм хөр күңелле булып ка­лыр­га язсын иде дип теләк теләргә генә кала. “Милләт!” дип йөрүче ша­гыйрьләр күп, тик синең кебек янып йөрү­челәр сирәк”, – дип зурлады ул үзе соңрак Нәҗибә ханымны. Бу сүзләрне бераз үзгәр­теп, Хатыйп абыйның үзенә карата да әйтергә мөм­кин. Телебез, фәнебез язмышы турында сүз кузгалганда, беркайчан да битараф калмый ул. Аның бу сыйфатына бәйрәм­дарны башлап тәбрикләгән, галимгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Котлау хатын һәм кул сәгатен тапшырган КФУ ректоры Илшат Гафуров аерым тукталды. “Авырып тормаса яки эш сәфәрендә булмаса, Хатыйп абыйның гыйльми совет утырышларын­да катнашып, сорау бир­мичә калганы юк, аның сораулары гадәттә уңайсыз була, кайбер­сенә җавап та таба алмыйсың”, – диде ул. Ректор университетта 52 ел укытучы, илледән артык гыйльми хезмәт бастыручы мөгаллим­гә стена сәгате бүләк итте һәм, кассадан гына барып аласы дип, премия язганнарын җиткерде.

Бәйрәмдарның гыйльми эшчәнлеге хакында татар әдә­бияты кафедрасында иңне иңгә куеп эшләүче хезмәт­тәше, фикердәше, үзе кебек сүз остасы Фоат Галимуллин әтрафлы нотык тотты. Котыб, Сәйфи Сараи иҗатларын, Көнчыгыш классикасы белән татар әдәбиятының тыгыз бәй­ләнешен тирәнтен өйрә­нүе, иң мөһиме, фәнни эз­лә­нүнең методологик принцип­ларын эшләве юбилярның иң зур казанышларыннан булды, дип билгеләп үтте ул. Аның: “Татар филологиясендә укыган студентлар, күп гасырлык татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән танышып, татар дәүләтчелегенең зур тарихлы булуына төшен­деләр”, – дип тануы әдәбиятчы га­лим­нәребезнең эшчәнле­генә мәд­хия түгелмени?! Медицина фәннәре докторы, җәмә­гать эшлеклесе, озак еллар Казахстандагы татар мил­ли-мәдәни хәрәкәте әйдаман­нарының берсе булган Морат Кәримов казах һәм татар гыйльми багланышларында Хатыйп Миңнегуловның тоткан урынына тукталды. “Казан университетының шифалы йогынтысы Казахстанда бетеп бара. Ярый әле, Хатыйп дустыбыз, Астанага, Алматыга еш йөреп, татарның дәрә­җә­сен күтәреп тора. Ул анда га­лимнәр әзерләүче, фән док­торларының консультанты буларак яхшы билгеле”, – дип бәйрәмдарга чапан кидерде.

Хатыйп абыйга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт ха­тын депутат һәм шагыйрь Разил Вәлиев тапшырды. Ул юби­лярның Казахстанда гына тү­гел, барча төрки дөнья­да танылган галим, аксакал булуына тукталды. Бер мәсь­әләгә дә битараф булмавына, теләсә кайсы аудиториядә милли мән­фәгатьләребезне яклап чы­гыш ясавына, кайчан гына сәфәргә дәшсәң дә, тиз арада җыенып юлга чыгуына, йө­ремсәклегенә соклануын белдерде.

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та Хатыйп абыйның милләттәш­ләребез янына барып, бер­дәмлеккә, уяулыкка чакырып чыгыш ясарга һәрвакыт әзер булын тәкрарлап, галимнең күкрәгенә конгрессның “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален беркетте.

Сүз ахырында үземнән дә берничә сүз өстим әле. Без, 1981 елда КДУның татар бүле­ген тәмамлаган шәкертләре, бу минутларда биш ел буе 466 нчы төркемнең җитәк­чесе, ку­раторы булган остазыбыз өчен сөенеп утырдык. Без – төркемдәшләр ел саен диярлек очрашып, күрешеп торабыз. Шөкер, табыныбыз тү­рендә һәрвакыт остазыбыз була. Син шулай җор сүзле, тапкыр, көр күңелле булганда, без дә яшь, гаярь, Хатыйп абый!

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*