
Изге Болгар җирендә делегатлар борынгы әби-бабаларыбыз ислам дине кабул иткән изге урын белән хозурлана, анда тәкъдим ителгән музей-экспозицияләрне карый, фотоларга төшә алачак.
Балтачта да делегатларны көләч йөз белән каршы алдылар. Егет-кызлар анда Балтач үзәк мәчете, ҖЧҖ “Тимерком” эшчәнлеге белән танышачак. Аннары алар Бөрбаш авыл җирлегенә барачак, андагы мәктәпнең милли тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләре турында белә алачак, мәчетне, малайлар өчен төзелеп килүче пансионатны караячак, “Сабантуй” ял паркында ял итәчәк һәм квестта катнашачак.



 
					
				 
 
			








