tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр Болгарга һәм Балтачка сәфәр кыла
Яшьләр Болгарга һәм Балтачка сәфәр кыла

Яшьләр Болгарга һәм Балтачка сәфәр кыла

Бөтендөнья татар яшьләре форумы дәвам итә. Җир шарының төрле почмакларыннан килгән 1000 делегат өчен бүген мәдәни программа әзерләнгән. Кичә ярты төн буе дискотекада күңел ачуга карамастан, бүген иртән-иртүк егет-кызлар инде аяк өстендә иде. Делегатларның бер төркеме автобусларга төялеп, Болгарга кузгалса, тагын бер төркем Балтачка юл алды.

Изге Болгар җирендә делегатлар борынгы әби-бабаларыбыз ислам дине кабул иткән изге урын белән хозурлана, анда тәкъдим ителгән музей-экспозицияләрне карый, фотоларга төшә алачак.

Балтачта да делегатларны көләч йөз белән каршы алдылар. Егет-кызлар анда Балтач үзәк мәчете, ҖЧҖ “Тимерком” эшчәнлеге белән танышачак. Аннары алар Бөрбаш авыл җирлегенә барачак, андагы мәктәпнең милли тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләре турында белә алачак, мәчетне, малайлар өчен төзелеп килүче пансионатны караячак, “Сабантуй” ял паркында ял итәчәк һәм квестта катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*