
“Проектлар аллеясе” үз эченә 20гә якын проектны сыйдырган. Аларның һәркайсы бер төрле стильдәге стендларда чагылдырылган. Проект авторлары һәр кызыксынган кешегә ик теләп үз проектлары турында сөйли.

Шуңа күрә Форум делегаты берничә ел элек татарлар өчен файдалы булган кушымта эшләү турында уйлый башлый. Быел исә бу проект тормышка да ашырыла башлаган. Бүгенге көндә тәҗрибә версия булдырылган. 
Бүгенге көндә кушымтадагы мәгълүматны һәр шәһәр буенча тулыландырып бару өчен модераторлар кирәк. Яшьләр форумы мондый кешеләрне табарга ярдәм итәр дип ышанам, – диде Илдар Фәйзуллин.
Салехард татарларыныӊ «Ватан» милли-мәдәни автономиясе яшьләр канаты җитәкчесе Наилә Галиева, проектлар аллеясендә үзләре тарафыннан гамәлгә ашырылган ике башлангычны тәкъдим итә

Кичәдә 8 милләт катнашкан. Барысы да үз-үзен тәкъдим иткән, иҗади чыгышлар, милли ризыклар әзерләгән. Үз туган телләрен белү ярышында катнашкан. Чараның төп максаты яшьләр арасында туган телләрен популярлаштыру булган.
«Ямал өчен татар әлифбасы» дигән проект кысаларында Салехард яшьләре якты, яӊа, үзенчәлекле татар теле әлифбасын булдырган. Әлифбада балалар ясаган, Ямалда яшәгән халык өчен мөһим сүзләр һәм төшенчәләр рәсемнәре кулланылган.

“Проектлар аллеясе”ндә Новгород татарларының “Татар театр студиясе”, Санкт-Петербург яшьләренең “Тоталь уку” проекты, Мәскәү өлкәсе “Tatar Speaking Club” башлангычын, Нижгарлар “Нижгар шәҗәрәсе”н һәм башка бик күп кызыклы проектлар тәкъдим ителә.