tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Рәшит Сөнәев белән очрашты
Милли шура рәисе Рәшит Сөнәев белән очрашты

Милли шура рәисе Рәшит Сөнәев белән очрашты

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев дөньякүләм танылган астрофизик, дистәләрчә халыкара премияләр иясе Рәшит Сөнәев белән очрашты. Милли шура рәисе мәртәбәле кунакны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган масштаблы проектлар белән таныштырды.

Шулай ук Васил Шәйхразиев Рәшит Али улын VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашу чакыруын кабул итүе өчен рәхмәтләр җиткерде. Әңгәмәдәшләр тарих, татар теле, яшьләр һ.б. темалар буенча фикер алыштылар.

Үз чиратында Рәшит Сөнәев Үзбәкстан һәм Казахстанда яшәүче татар абитуриентлары өчен ТР Югары уку йортларында белем алу квоталарын арттыру мөмкинлекләрен карауны сорады. Очрашу ахырында Милли шура рәисе Рәшит Сөнәевкә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*