Студентлар атналыгы уңаеннан, Бөтендөнья татар яшьләре форумы үзенең активы өчен кино карау мөмкинлеге тудыра.
Татарстанда күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча “Без – кырык беренче ел балалары” фильмы төшерелде. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары әлеге автобиографик тарихның төп геройлары – Булат Гатауллин, Рәис Әхмәтзакиров һәм Илсаф Нәҗипов.
Кино караганнан соң, төп геройлар белән фикер алышу, сораулар бирү мөмкинчелеге булачак.
27 нче гыйнвар 16:00
«Мир» кинотетары (Достоевский ур.30)
Керү исемлек буенча, +7-939-339-64-42 номерына ФИО язып җибәрергә кирәк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы