tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әлбир Крганов белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек хакында фикер алышты
Васил Шәйхразыев Әлбир Крганов белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек хакында фикер алышты

Васил Шәйхразыев Әлбир Крганов белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек хакында фикер алышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев татар җәмәгатьчелеге белән очрашканнан соң, фикер алышуларны Россия мөселманнары Дини Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән дәвам итте.

Милли Шура рәисе мөфтигә федераль округлардагы татар иҗтимагый оешмалары белән конгресс арасындагы эшчәнлекнең ничек алып барылуы, өлкәләрдәге милләттәшләр белән очрашулар хакында сөйләде. 2022 нче елның төп чаралары, аерым алганда, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек темасы күтәрелде.19-21 нче майда Казанда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, аның кысаларында оештырылучы “Изге Болгар җыены” турында да сүз булды.  Әлбир хәзрәт Крганов яараларның югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын белдерде.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*