Кичә Казан дәүләт энергетика университетында «Яз гүзәле 2025» конкурсының финалы узды — бу вакыйга чын мәгънәсендә матурлык, зирәклек һәм милли үзенчәлек бәйрәменә әверелде. Ел саен үткәрелеп килгән әлеге проект — татар мәдәниятен күңелендә йөрткән, актив тормыш позициясенә ия сәләтле кызларны берләштерә торган мәйданчык. Алар өчен татар мирасы — гади тарих кына түгел, ул — шәхси яшәү рәвеше, рухи халәт, тормыш кыйммәте.
2009 елдан башлап тормышка ашырылучы «Яз гүзәле» мәдәни-агарту проекты татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, татар телен саклау һәм популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен, патриотизмны, рухи һәм физик камиллеккә омтылышны яшь буын күңеленә сеңдерү максатыннан булдырылган.
Проектны Казан дәүләт энергетика университеты, «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар һәм башка халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән уздырыла.
2025 елгы финал татар кызының заманча образын — тышкы матурлык кына түгел, ә милләтенә ихтирам, тормышка актив караш һәм киң фикерлелек үрнәген күрсәтте.
Катнашучылар берничә сынау уздылар:
– үз-үзен таныту чыгышы,
– интеллектуаль тур,
– милли киемдә дефиле,
– иҗади номер,
– жюри әгъзалары белән блиц-интервью.
Финалның мөһим үзенчәлеге булып Халыкара «Татар кызы» бәйгесе белән хезмәттәшлектә уәды. «Яз гүзәле 2025» җиңүчесе «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашу хокукын ала, бу исә аңа үз сәләтләрен, матурлыгын һәм милли мәдәниятен халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Әлеге хезмәттәшлек татар мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләсенең бүгенге көндә генә түгел, киләчәк буын өчен дә актуаль булуын дәлилли.