Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган «Гомерем тәлгәшләре!» дип исемләнгән кичә үткәрелде
Математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган «Гомерем тәлгәшләре!» дип исемләнгән кичә үткәрелде

Математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган «Гомерем тәлгәшләре!» дип исемләнгән кичә үткәрелде

Укытучылар бөтен гомерләрен җир йөзендәге авыр, ләкин мактаулы эшкә багышлаган кешеләр ул. Алар-үсеп килүче буын өчен ачык үрнәк. Тормыш тәҗрибәсе туплаган һәр кеше Остаз һәм укытучы булып тора. Кемгәдер педагог булып эшләү-ул мавыгу, кемгәдер бары тик һөнәр, ә кемгәдер бөтен тормышы.

5 апрелдә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Түбән Симет авыл клубы мөдире Югары Симет урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлнар Гәрәйшовна Заһриевага багышланган “Гомерем тәлгәшләре!” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.  Бәйрәм юбилеенда мәктәп директоры Гарифуллин Рәфис Нәкыйп улы, Гөлнара Гәрәйшовна белән озак еллар эшләгән укытучылар һәм, әлбәттә, аның яраткан укучылары катнашты. Бәйрәм тамашачыларны җирле артистларның талантлары белән сөендерде. Җырлар, биюләр яңгырады, алар барысына да онытылмас хисләр бүләк итте.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*