Засвияжье районының 2 нче балалар иҗаты үзәге канаты астында уңышлы гына эшләп килүче “Булгар” коллективы яңадан-яңа үрләр яулый. Үз эшенең чын осталары Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов җитәкчелек иткән әлеге ансамбль “Язгы тамчы” Бөтенроссия конкурс-фестивалендә янә призлы урынга лаек булды. Талантлы балаларыбыз белән горурланам, алар афәриннәр, ди Алсу Туктарова.