tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сабада мәдәният хезмәткәрләре көне узды

ВИДЕО: Сабада мәдәният хезмәткәрләре көне узды

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, күңелне савыктыра. Мәдәниятне үстерү өлкәсендә Саба Казаннан гына калыша дип бәяли мәдәният министрлыгы белгечләре.

Халыкка бәйрәмне гадәттә, Саба мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештыра, ә бүген алар үзләре тамашачы. Залда мәдәният йорты мөдирләре, музыка укытучылары, китапханәчеләр. Республиканың танылган артистлары, иҗат коллективлары аларга бәйрәм концерты күрсәтте. Бүләкләре дә фидәкарь хезмәтләре өчен.

Саба районы мәдәният өлкәсе эшчәнлегенең  кайсы гына тармагын алсаң да үрнәк итеп куярлык дип бәяли Республика мәдәният министрлыгы белгечләре. Биредә бөтен шартлар тудырылган. Районда Мәдәният Илкүләм проекты кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбе музыка уен кораллары, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шәмәрдән мәдәният йортында уен кораллары  өчен аерым махсус бүлмә эшләнелгән.

Узган ел районда 22 мәдәният йорты төзекләндерелгән. Татар Икшермәсе клубы “Иң яхшы авыл клубы” номинациясендә җиңеп 100 мең сумлык грант откан. Быел  Керәнне авылында 50 урынга исәпләнгән авыл  клубы, Сатышта 300 тамашачы сыешлы  мәдәният йорты төзелә башлаган.

Быел да алар алдында зур бурычлар тора. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында зур чаралар оештыру планлаштырылган.

Сабалыларны котларга Юл хәрәкәте иминлеге  хезмәткәрләре  дә кайтты.  Алар “Безнең заман”эшче яшьләр фестивале җиңүчеләре

Аларны чын мәгънәсендә профессиональ артислар дип саныйбыз. Эшче яшьләрнең “Безнең заман” фестивалендә генә дә өч тапкыр җиңүгә лаек булганнар.

Район хезмәткәрләре эшенә шундый югары бәя бирү, аларны яңа эшләргә илһамландыра.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*