tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Мин әни – 2020” бәйгесенә йомгак ясалды
Төмәндә “Мин әни – 2020” бәйгесенә йомгак ясалды

Төмәндә “Мин әни – 2020” бәйгесенә йомгак ясалды

6 март көнне Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан “Мин әни – 2020” бәйгесендә катнашучы әниләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Әлеге бәйге Төмән районының, хәтта өлкәнең яшь әниләрен берләштереп, милли татар мәдәниятен, туган телебезне саклау, балаларны милли рухта тәрбияләү, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклашу, иҗади потенциалыңны ачу, сәхнәгә уңайлылык зонасыннан чыгу максатыннан оештырылган.

2020 елның февралендә “Татледи” клубы (рәсми исеме -Төмән өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы) тарафыннан оештырылган өлкә конкурс “Мин әни – 2020” игълан ителгән иде. Конкурста катнашу өчен 22 әни теләк белдергән. Анкеталарны, видео хәбәрләрне эшкәртеп һәм җентекләп өйрәнеп, нәтиҗәдә, алдагы этапларда үтү һәм катнашу өчен 8 әни сайланып алынган.

Конкурс кысаларында “Видео эшкәртү” кебек мастер-класс үткәрелде, анда конкурсанткалар монтаж кушымталары (приложение) белән таныштылар, роликларны монтажларга өйрәнделәр. Барлык катнашучылар да практикада яңа белемнәрен уңышлы кулландылар һәм мастер-класс нәтиҗәләре буенча “Мин һәм минем балаларым”дигән видеоролик төшергәннәр.

“Мин әни – 2020” конкурсының чираттагы этабында әниләр матурлык һәм сәламәтлек атмосферасына чумдылар. “Сирень” косметологиясендә косметолог һәм массажның төрле төрләре буенча белгеч Рузилә Йосыпова йөз, баш, сулыш гимнастикасы һәм эфир майлары белән ароматерапия массажларына, массажның кайбер техникаларының серләренә төшендерде.

Конкурсның өченче этабы булып “Rivastudio”да Нелли Демешко “Заманча хатын-кыз стиле” дигән мастер-класс уздырды. Үз кием брендын булдыручы, Парижда мода күрсәтүдә катнашучы стилист-имиджмейкер Нелли Демешко конкурста катнашучы әниләрне стиль һәм матурлык мәсьәләләрен ачыкларга өйрәтте.

Конкурсның дүртенче этабы “Мәхәббәт белән әзерлибез!” онлайн-марафоны үтте, анда барлык катнашучылар да үзләренең кулинария талантларын тәкъдим иттеләр. Оста куллы конкурсанткалар татар халкының традицион милли ризыкларын – чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак, кош теле, кыстыбый, бавырсак, гөбәдия әзерләнгәннәр. Барысы да бик матур һәм тәмле булып чыккан! Шунысы куанычлы, балалар да әзерләргә булышканнар!

Иң соңгысы – десертка “Мин әни – 2020” дә катнашучылар өчен мастер-класс тәкъдим ителде, анда психолог һәм хатын-кызлар коучысы Алсу Тушакова “Хатын-кыз бәхете чыганагы” дигән автор курсын тәкъдим итте.

“Пандемия үз төзәтмәләрен кертте, шуңа күрә финалны онлайн рәвештә үткәрү кабул ителде. Катнашучылар иҗади номерлар әзерләделәр, иҗади чыгышларын видеога яздырдылар һәм без аларны “ВКонтакте”берләшмәсендә урнаштырдык. Онлайн-тавыш бирү юлы белән хөрмәтле жюри җиңүчене сайлады. “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә конкурс финалистлары чыгышын Бөтендөнья пәрәвезеннән файдаланучылар бәяләде”, – дип билгеләп үтте бәйгене оештыручы Юлия Касыймова.

Жюри әгъзалары составына Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Хәмзә улы Насыйров, “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова, хөрмәтле мәдәният белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мирас” хәйрия фонды директоры Фәрит Хафиз улы Хәкимов, “Яшь буын” Төмән өлкә яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Зәки улы Корманов керде. Алар һәр конкурсантканың иҗатын төрле параметрлар буенча җентекләп анализладылар һәм бәяләгәннәр.

Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Тамашачылар симпатиясе призы” Юлия Мөхәммәдҗановага бирелә, аңа Рифат Зарипов концертына ике билет бүләк ителде.

Хөрмәтле жюри фикеренчә,”Иң иҗади әни” номинациясендә Светлана Әминова лаеклы, “Оста куллы әни” номинациясендә Лилия Казак җиңде, “Иң сөйкемле әни” номинациясе Зилә Бабаевага бирелә, “Иң шат күңелле әни” номинациясендә Гөлнара Альманованы бүләкләделәр, “Иң игелекле әни” номинациясендә Елена Сәгъдиева җиңү яулады, “Иң стильле әни” номинациясе Наилә Думитрашкога бирелде, соңгы “Иң милли әни” номинациясендә Юлия Мөхәммәдҗанова җиңде һәм жюри тарафыннан “Мин әни – 2020” бәйгесенең җиңүче исеменә ике бала әнисе, район, өлкә һәм хәтта бөтенроссия дәрәҗәсендәге күп санлы конкурсларда катнашучы һәм җиңүче Гөлфия Бабшанова лаеклы дип табылган. Ул үзенең актив һәм иҗади гаиләсе белән Төмән өлкәсе тормышында һәм аннан читтә дә актив катнаша. Бу бәйгедә дә сынатмады. Җиңүчегә Римма Вәлиевадан кулдан эшләнгән түбәтәй, көнкүреш техникасына сертификат бүләк ителде. Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗан кызы һәм Илгиз Мансур улы Бабшановлар гаиләсе “Ел гаиләсе – 2020” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында – “Традицияләрне саклаучы гаилә” һәм “Авыл гаиләсе” номинацияләрендә 3 нче урынны яулаганнар. Алар – “Төмән районының супер гаиләсе” район конкурсында, “Балык спорты ярышлары”нда, район чараларында һәм халык иҗаты конкурсларында, “Дуслык күпере” өлкә фестивалендә һәм “Искер җыен” халыкара фестивалендә актив катнашучылар.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, өлкәнең атказанган укытучысы, “Ак калфак” өлкә хатын-кызлар оешмасының беренче җитәкчесе Бибинур апа Сабирова котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ир-ат – гаилә терәге булса, хатын-кыз – ул гаиләнең җаны, учакны саклаучы. Бибинур апа Сабирова бәйгенең җиңучесенә – Гөлфия Бабашановага – “Сузге” дигән матур китап бүләк итте. Яшь, талантлы, иҗади һәм матур әниләрнең бу матур залда җыелуына шат булуын белдерде һәм барысына да уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде.

Бу кичәдә шулай ук “Татледи” клубының вәкилләре – Рузилә Йосыпова (алып баручы), Әлфия Давлиева, Юлия Касыймова да котлау сүзләрен белдерделәр, алар конкурста катнашучыларны игътибарсыз калдырмадылар, сертификатлар тапшырдылар һәм, әлбәттә, 8 март көнне кабул ителгәнчә, лалә чәчәкләре бәйләмен бүләк иттеләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*