tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Нур» театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгәннәр
Уфаның «Нур» театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгәннәр

Уфаның «Нур» театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгәннәр

Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында журналистларга Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен күрсәттеләр.

Спектакль тәмамланганнан соң артистлар, режиссер һәм спектакльнең музыкаль бизәлешен тәэмин итүче, «Нур» театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин, спектакльне сәхнәгә куюда катнашкан кешеләр һәм журналистлар белән бергә фикер алышкан.

«Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе Зифа Кадыйрованың нәкъ менә бу повестен сайлау сәбәбен, идея авторы турында сорау биргән.

Баш режиссер сүзләренчә, барысы да көтелмәгәндә булган, бу эшне планлаштырылмаган.

«Башкорт театрында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән очраштык, ул Учалы районының Ахун авылында туып үскән язучы Зифа Кадыйрова турында сөйләде. „Фатыйма“ повестен укып кара әле, аннан яхшы спектакль чыгарга тиеш, ди. Һәм миңа шул китапны бирде. Мин аны укып чыктым, артистларга да укырга бирдем, барысына да ошады һәм бу әсәрне сәхнәгә куячакбыз дигән уртак фикергә килдек», — ди Азат Җиһаншин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*