tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Язгы тамчы» сәләтле балаларны барлады
«Язгы тамчы» сәләтле балаларны барлады

«Язгы тамчы» сәләтле балаларны барлады

Ижауда 25нче тапкыр татар-башкорт көйләрен башкаручыларның төбәкара «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы үтте. Аны Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Конкурсның максаты — талантлы балаларны барлап, татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәниятебез, сәнгатебез дөньясына әйдәү. 

Быел конкурста катнашучы­ларның саны 60тан артык иде. Алар Ижау, Воткинск, Глазов, Можга шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан килгәннәр. «Кызыксынучылар елдан-ел арта. Быел катнашучылар арасында татарлар гына түгел, ә рус, удмурт милләтеннән булган балалар да бар. Димәк, татар көйләре белән кызыксыналар, аны яраталар», – диде Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин. Чараны ачуда Удмуртия милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова да катнашты.

«Фестивальнең максаты – сәләтле балаларны барлау гына түгел. Ә укучыларда Милли көйгә, үз халкына, туган ягына карата мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. Монда бүген татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Ә бу исә милләтара дуслыкны тагы да ны­гыта, бердәмлек мохитен тоярга ярдәм итә. Без, өлкәннәр, балаларда үз халкын, телен, илен ярату хисе тәрбияләргә тиеш. Бу безнең төп бурычыбыз», – диде Людмила Соковикова. Конкурсның 25 елдан артык тарихы бар. Бу Татар иҗтимагый үзәгенең генә түгел, ә ата-ана­ларның, укытучыларның һәм бала­ларның уртак тырышлы­гы нәтиҗәсе, дигән фикерне яң­гы­ратты Гайсә Талипов. Ул кон­курсның башында ук торган кеше, бу юлы да жюри әгъзасы буларак, яшь талантларга бәя бирергә килгән иде. «25 тапкыр узган конкурста барлыгы 7 меңнән артык бала катнашкан. Һәм аларның бик күбесе үз тормышларын музы­ка белән бәйләде. Без, өлкәннәр, моңа карап сөенәбез», – ди ул.

Балалар баян, аккордеон, флейта, фортепиано, саксофон, кларнет һәм башка төрле уен-коралларында уйнадылар. «Быел катнашучылар арасында кече яшьтәге балаларның күп булуы шатландыра. Әлбәттә, бу гаиләдә татар көйләренә мәхәббәт тәрбияләнүе белән дә бәйледер. Чөнки гаиләдә татар көйләре яңгыраса, татар җырлары җырланса, ул балалар киләчәктә үз мәдәниятләрен, сән­гатьләрен онытмыйлар. Аларны шушы фестивальгә әзерләп алып килгән укытучыларга да зур рәхмәт. Һәр конкурс ул – яңа исемнәр, сәләтле балаларны барлау. Бәя биргәндә без катнашучыларның үз чыгышларын никадәрле һөнәри дәрәҗәдә һәм сәнгатьле итеп башкаруларына, артистлык осталыгына игътибар итәчәкбез», – диде жюри әгъзасы, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кайсина.

Ә балалар сынатмады. Дулкынланулары, борчылулары сизелсә дә, уен коралларында тырышып-тырышып, һәркемнең күңеленә үтеп керердәй итеп уйнадылар алар. Кем өчендер бу беренче тәҗрибә иде. Ижаудан Әдил Нугуманов әле беренче елын гына музыка мәктәбендә шөгыльләнә икән, баянда уйный. «Минем бабай да баянда уйный иде, өйдә әнием дә һәрвакыт татарча җырлар тың­­ларга, җырларга ярата. Өйдә ба­ян булгач, әти-әни мине музыка мәктәбенә бирергә булды. Миңа бик ошый. Татар көйләрен өй­рәнергә, уйнарга, аеруча яратам. Конкурста беренче тапкыр катнашуым, шуңа күрә бик борчылдым, уйнаганда, бераз хаталар җибәрдем», – диде ул.

«Асылъяр» ансамбле коллектив белән дә чыгыш ясадылар, «Әпипә»не башкардылар, курайда «Су буйлап» көен уйнадылар. «Язгы тамчы» – инструменталь уен кораллары конкурсларының берсе, ә мондый конкурсларда без сирәк катнашабыз. Монда безне көтеп алалар, чакыралар. Безнең өчен бу – горурлык та, шатлык та. Чөнки җырларга, биергә генә түгел, уен коралларында да уйнарга яратабыз. Үзебез Ижау шәһәрендә эшләүче ансамбль булгач, башкалар өчен үрнәк булып торабыз, шуңа күрә ниндидер җаваплылык хисе дә тоябыз», – диде коллективка йөрүче Ләйсән Шәрипова.

Сәнгатьне, мәдәниятне яратсаң, бернинди дә киртәләр юктыр. 13 яшьлек Тимур Нурмөхәммәтов фортепианода уйнаганда, зал тып-тын калды. Күпләрнең күзләре яшьләнде. Тимур тумыштан дөм сукыр. Ләкин, Аллаһы Тәгалә аңа искитмәле ишетү, беренче тапкырдан ук барысын да истә калдыру сәләтен биргән. Ә аның уйнавы! Бар күңелен, йөрәген биреп уйный ул. «Чыгыш ясаганда бераз гына дулкынландым, ләкин бу файдага гына дип уйлыйм. Музыка белән 7 ел шөгыльләнәм. 3 ел элек 13нче сәнгать мәктәбенә укырга кердем», – диде Тимур. Сүзгә укытучысы Ольга Колпакова да кушылды. «Узган елда Тимур белән төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша башладык. Казанда узган «Жаворонок» дип аталучы халыкара конкурста Гран-при яулады. Быел тагын бер шундый конкурста 2нче дәрәҗә лауреат исемен алды. Милли көйләрне чыннан да яратып өйрәнә, яратып башкара», – диде ул.

Чыгышлар тәмамлангач, жюри әгъзаларына иң авыры бәя бирү иде. Һәр катнашучыга да лаек­лы урыннар бирелде. «Быел кон­курсның географиясе бераз үз­гәрде. Беренче тапкыр Глазов шә­һәреннән балалар катнашты, Воткинск шәһәреннән катнашучылар булганга сөендек. Районнардан катнашучы балалар никтер юк иде. Югыйсә, элек аларга күбрәк игътибар бирелә, катнашучылар, яхшы итеп чыгыш ясаучылар күп була иде», – диде жюри әгъзасы, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Тимергалеева.  Фестиваль иң-иң яхшы дип табылган чыгышлардан торган зур гала-концерт белән тәмамланды. Әйе, мәдәниятебезне саклау — безнең бурычыбыз. Тик шунысы кызганыч, конкурста алдынгы урыннарны яулаучылар арасында фамилияләре татар булган балалар аз иде. Алга таба аоештыручылар, милли мәдәниятебезгә күбрәк игътибар юнәлтерләр дигән ышаныч бар, әлбәттә. Ә инде шундый күркәм фестивальләрдә, жюри әгъзалары алдында дулкынлана-дулкынлана чыгыш ясаган шушы кечкенә балаларны киләчәктә зур сәхнәләрдә күрербез әле, иншәАллаһ!

Эльвира Хуҗина

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*