tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге каләм ияләрен үз канаты астына алды
Язучылар берлеге каләм ияләрен үз канаты астына алды

Язучылар берлеге каләм ияләрен үз канаты астына алды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар язучыларының “Каурый каләм эзеннән” дип исемләнгән чираттагы форумы узды. Мәртәбәле очрашуда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең идарә әгъзалары катнашты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, язучылар берләшмәсе, “Өмет” газетасы редакциясе һәм 17 нче милли китапханә тырышлыгы белән оештырылган форумга Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә, Чардаклы, Николаевка, Иске Кулаткы, Ульяновск районнарында яшәп иҗат итүче каләм осталары, татар авылларының китапханәчеләре, мәктәпләрдә татар теле түгәрәкләре һәм факультативларын алып баручы укытучылар килгән иде. Татар әдәбиятына гашыйк милләттәшләребезне фойеда бай эчтәлекле китаплар күргәзмәсе һәм чәй өстәле каршылады. Ерак юлны якын итеп килүчеләргә өлкә автономиясе затлы күчтәнәчләрен – җирле язучыларыбызның төрле елларда дөнья күргән китапларын да әзерләп куйган иде.

Казан кунаклары һәм Сембернең иҗат әһелләре күркәм традиция буенча урта гасыр болгар-татар шагыйре Кол Гали һәйкәле янына чәчәкләр куйганнан соң, “Каурый каләм эзеннән” форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Милли-мәдәни автономия рәисе Рамис Сафин каләм ияләрен сәламләп, өлкә татар язучылары берләшмәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Сембер язлары” альманахы ике елга бер тапкыр чыгып тора, язучыларның китаплары нәшер ителә, 17 нче китапханәдә ай саен иҗади очрашулар үткәрелә, диде ул. Ульяновск татарларының лидеры, күпчелек мәктәпләрдә ана теле бөтенләй укытылмагач, балалар татарча фикер йөртеп, шигырь язарга ничек өйрәнсеннәр инде, дип тирән борчылуын да белдерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал әлеге форумны тарихи җыелыш дип атады һәм шатлыклы хәбәрен җиткерде. ТР Язучылар берлеге идарәсенең 2024 елның 26 мартында кабул ителгән карары нигезендә, Ульяновск өлкәсендә Татарстан Язучылар берлегенең бүлеге (отделение) ачыла. Сүз уңаеннан, бүген шундый бүлекләр Татарстанның Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшләп килә икән. Ә Николаевка районы Татар Сайманы авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучы, танылган краевед, педагогик хезмәт ветераны, берничә китап авторы Мәүлет Саюковны (“Өмет” газетасын укучыларга “Сайманның тузга язылмаган тарихы” дип аталган язмалар авторы буларак таныш) Татарстан Язучылар берлегенә шәрәфле (почетлы) әгъза сыйфатында кабул итүләре турында билгеле булды. Күбрәге Ислам дине темасына язучы яшь шагыйрәбез Рита Имаметдинова Язучылар союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Без – татарлар, бетмибез, яшибез, иҗат дәрьясында гизәбез әле. Әлбәттә, телне саклап калу юнәлешендә проблемалар җитәрлек. Әмма күп нәрсә үзебездән – ата-аналардан, әби-бабайлардан, гаиләдән тора. Балаларыбызны милләт юлына инде тарта алмыйбыз икән, оныкларны милли, дини чараларга үзебез белән алып йөрергә кирәк. Күрсеннәр, ишетеп үссеннәр, гыйбрәт алсыннар”,- диде Рифат Җамал.

Ә өлкә татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов соңгы ике елда башкарылган эшләрне искә төшереп үтте. Бүген автономия карамагында эшләп килүче берләшмәдә утыздан артык каләм иясе исәпләнә, шуларның 10-15е генә актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Автономия, “Өмет” газетасы һәм 17 нче китапханә белән кулга-кул тотынышып эшлибез, барлык чараларны да бергәләп оештырабыз, диде ул.

“Телебез бетә, дип елап, зарланып, төшенкелеккә бирелеп утырудан бернинди файда юк. Авылларга барырга, халык, мәктәп укучылары белән очрашырга, талантлы яшьләребезне эзләп табып канатлар куярга кирәк. Быел да бергә җыелып Идел буйлап сәяхәткә чыгарга, мәркәзебез Казанга сәфәр кылырга ниятлибез”,- диде Шәфикъ Иматдинов.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов каләм ияләрен яшь буында ана теленә мәхәббәт уятучы, милли горурлык хисе тәрбияләүче, СВО зонасында дошманга каршы сугышучы татар егетләренең рухын күтәрүче шигырьләрне күбрәк иҗат итәргә өндәде.

“Газетабызның беренче саныннан ук шигърияткә урын түрдән булды. Шуңа күрә өлкәбездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең күбесе “Өмет” аркылы халыкка танылдылар. “Шигърият” сәхифәсе хәзер дә ай саен чыгып килә. Соңгы утыз ел эчендә җирле язучыларыбызның йөздән артык китабы, шул исәптән “Сембер язлары” альманахы белән Сембер-Ульяновск татарлары энциклопедиясе дә редакциябезнең компьютер базасында басмага әзерләнде”,- диде баш редактор.

Ә 17 нче модельле китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина татар язучылары белән эшләү, татар китабын укучыларга җиткерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бүген әлеге китапханә фондында барлыгы 27540 китап исәпләнә, шуларның 4271е – татар телендәге китаплар. “Дуслык” дип аталган библиотекабыз “Өмет” газетасын һәм “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Мәгариф” журналларын яздырып ала. Мәдәният учагы Татарстан язучылары белән тыгыз элемтәдә тора, аларны һәрдаим кунакка чакыра. Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Резеда Вәлиева, Фоат Галимуллин, Ренат Харис, Рәмис Аймәт, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах, Рифат Җамал һәм Зифа Кадырова кебек олпат шәхесләр белән иҗади очрашуларны күпләр яхшы хәтерлидер әле.

“Җирле язучыларыбызның китапларын укучыларга тәкъдим итү кичәләрен ай саен диярлек үткәрәбез. Ә Татарстан китап нәшрияты белән Бөтендөнья татар конгрессы бүләк итеп биргән яңа китапларны безгә өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин алып кайтып тапшыра”,- дип сөйләде Гөлфия Сәмигуллина.

Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы хәбәрчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм Арифуллин газиз ана телебезнең бүгенге хәленә карата борчылуын белдереп, яңа гына табадан төшкән шигырен яңгыратты. Хәзерге вакытта Ульяновск җирендә яшәп иҗат итүче алты каләм иясе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып исәпләнә, якын киләчәктә аларның санын унга кадәр җиткерү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, диде өлкәбезнең атказанган журналисты. Ә ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи туган телебезне югалтмау өчен мәктәп балалары, ата-аналар белән активрак эшләргә чакырды. Самарада яшәгән вакытта рус мәктәбендә укучы баламны татар мәктәбенә – “Яктылык”ка күчердем, хәзер ул әдәби татар телен миннән дә яхшырак белә, бары тик милләтебез язмышына битараф булмаска, тырышырга гына кирәк, диде каләм остасы.

Форумның шәрәфле кунагы – шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Зиннур Мансуровка үз гомерендә дөньяның төрле кыйтгаларында булырга туры килгән. Балтыйк буендагы Татар күленнән алып Ерак Көнчыгыштагы Татар бугазына кадәр барып җиткән ул. Россиянең кайсы гына төбәгенә барып чыкса да, төрки-татар атамаларына юлыккан. Германия белән Австриядә татар балалары гаиләләрендә үзебезчә сөйләшәләр, югыйсә, бу илләр мәктәпләре һәм балалар бакчаларында татар теле укытылмый бит, анда милләт җанлы әти-әниләр сабыйларына ана телен үзләре өйрәтә, ни өчен безгә алардан үрнәк алмаска әле, дип Зиннур Мансуров форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлегенә милли хәрәкәт белән бер җигемдә булырга, милли үзаңлы укытучылар, тәрбиячеләр белән кулга-кул тотынышып эшләргә киңәш итте. Бүлекнең барлыкка килүе – тарихи вакыйга, ул хокуклар да бирә, җаваплылык та өсти, диде мөхтәрәм кунак. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Сәгыйть Бәдретдинов Зиннур Мансуровның күпкырлы иҗатына, аерым алганда, Габдулла Тукайга багышланган фундаменталь хезмәтенә чиксез соклануын белдерде. Ә милли хәрәкәт ветераны Наилә Потеева танылган публицист Зиннур Мансуровның “Мәдәни җомга” газетасын аякка бастырып, халыкка танытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта “Мәдәни җомга”, замана җилләренә бирешмичә, милли йөзен саклап калган басмаларның берсе, диде Наилә ханым.

Форумның ахырында Рамис Сафин Мәләкәс шагыйрәсе, “Өмет” газетасының фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби бүләге иясе Гөлсинә Ханәфигә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Г.Кандалый исемендәге әдәби премиясен тапшырды. Аннары җыелышта катнашучылар Шәфикъ Иматдиновны Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе итеп сайладылар. Язучылар хәрәкәтендә актив катнашучы тугыз кеше бүлекнең советы әгъзалары булып сайланды. Менә алар – совет әгъзалары – Шәфикъ Иматдинов, Рөстәм Арифуллин, Рита Иматдинова, Динә Сафина, Гөлсинә Ханәфи, Исхак Хәлимов, Гөлфия Сәмигуллина, Ирек Фиргалиев, Азат Вахитов.

Милләтебез тарихында үз урынын алган “Каурый каләм эзеннән” форумы халкыбыз гимнын – Г.Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*