tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочида V Көньяк Сабантуй башланды
Сочида  V Көньяк Сабантуй башланды

Сочида V Көньяк Сабантуй башланды

Бүген, 28 апрель көнне, Сочида V Көньяк Сабантуй уза.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры Афанасьев Михаил Павел улы катнаша.

Данис Фәнис улы Шакиров Россиянең 21 төбәгеннән килгән кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлап, бәйрәм мәйданында сәламләде һәм Татарстан Республикасы
 Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразыев исеменнән медаль һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Сабантуй кысаларында традицион уеннар, музей экспозициясе, дегустация, халык осталары ярминкәсе, кулинария, чигү, татар халык биюе, җыр буенча мастер-класслар оештырыла. Шулай ук бәйрәмдә Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиналар, “Зәкәрия” фолк-төркеме, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Көньяк федераль округның иҗади төркемнәре чыгыш ясаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*